Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өенә кайтып керсә – ишек эчтән бикле, әтисе үлгән

Чаллы шәһәрендә, улы өенә кайтса, әтисенең үле гәүдәсенә юлыга.

news_top_970_100
Өенә кайтып керсә – ишек эчтән бикле, әтисе үлгән

Соң гына өенә кайткан 32 яшьлек ир, әтисенең үле гәүдәсенә юлыга. Аның битендәге кан эзләре кибәргә өлгергән була бу вакытта. Шунысы гаҗәп, улы кайтканда фатир эчке яктан бикле була.

“Челнинские известия” ачыклаганча, 55 яшьлек мәрхүм ир ГЭС бистәсе комплексындагы 6 йортта, 32 яшьлек улы белән яшәгән. Дүртенче дистәсен ваклаучы ир беркайда да эшләмәгән.

Үлемнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Судмедэспертиза күрсәтмәләре буенча, ата кеше улы кайтырга ярты сәгать кала җан биргән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү алды эшләре бара. Аның нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100