Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өенә кайтып җитәргә бер километр калгач, бер ир-ат урманда өшеп үлгән

Валерийны 15 көн чамасы эзлиләр.

news_top_970_100
Өенә кайтып җитәргә бер километр калгач, бер ир-ат урманда өшеп үлгән
https://pixabay.com

55 яшьлек Валерий Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә ялгызы гына яши. Ул туганнары белән көн саен телефон аша аралашып тора. Февраль азагында аның белән элемтә өзелә. Туганнары борчыла, Валерийны эзли башлый. Волонтерлар да ярдәм итә. Валерийның Мәскәүгә баруы, вокзалларның берсендә булуы да ачыклана. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Аның сәламәтлеге белән проблемалар бар иде, аңын югалтуы ихтимал. Ярославль вокзалында хәле киткән, ләкин ул хастаханәгә барудан баш тарткан, Казан вокзалына киткән. Ләкин өенә кайтып җитмәгән», — ди Валерийның туганы.

Вокзалдан соң Валерийның эзе югала. Эзләү дәвам итә. 9 мартта Валерийның мәетен Клин шәһәреннән ерак түгел урында табалар. Ул өенә бер километр чамасы кайтып җитми калган, ул урманда өшеп үлгән.

Аның мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100