Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җен иде». Бер ир-ат әнисенең башын кисеп, мәетен суыткычка тутырып куйган

«Алла аны үтереп, мәетен туракларга кушты», — ди бу ир-ат.

news_top_970_100
«Җен иде». Бер ир-ат әнисенең башын кисеп, мәетен суыткычка тутырып куйган
/pixabay.com

Британиянең Кембриджшир графлыгында бер ир-ат үзенең әнисен җен дип белеп, башын кисеп алган. Аннары ул әнисенең мәсхәрәләнгән мәетен туңдыргыч камерасына куеп саклаган. Бу турыда Daily Star басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Коточкыч җинаять быел февральдә булган. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 41 яшьлек Эрнест Груша 59 яшьлек әнисе Вислава Мержеескуны үтерә. Ул мәетне 11 кисәккә бүлә. Аннары кискәләрне азык-төлек пленкасы белән төреп, суыткычка куя. Әнисен «утилизацияләп бетергәч» үтерүче күршедәге кибеткә бара. Кибет хуҗасы полициягә хәбәр итә.

Сорау алганда, җинаятьче әнисенең җен булуын әйтә, «Алла аны үтереп, мәетен туракларга кушты», — ди.

Психиатрлар белешмәсе буенча, Эрнест Груша биполяр аффектив тайпылыштан интегә. Аны үтерүдә гаепле дип тапканнар һәм махсус оешмага дәвалауга җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100