Өен гарасат туздырган ир: 2 катның бер кирпече дә юк, чәчеңне йолкый-йолкый еласаң гына..
Питрәч районында кичә гарасат булуы хакында хәбәр иткән идек.
Давыл Шәле һәм Тугаш (Тогашево) авылы өстеннән узган. Дөресрәге, бер полоса Шәле авылының 7 урамыннан 10 йортны, ә ике урамлы Тугаш авылында 15 йортны сафтан чыгарган. “Интертат.ру” хәбәрчесе бүген вакыйга урынында булып, зыян күрүчеләр белән очрашып кайтты.
Тугаш авылына керәбез. Безне төзек йортлар каршы ала. Давыл эзе күренми әле, һәркем үз тормышы белән мәшгуль.
Ә авылның эченәрәк үтү белән исә мондый картина ачыла: түбәсез өйләр, сынган агачлар, җиргә салынган электр чыбыклары, каерылган капма-койма, җирдә очып йөрүче профнастил кисәкләре, шифер калдыклары... Әйтерсең лә, сугыш үткән.
Тугашта күбесенчә “дачник”лар яши. Алар инде бүген йорт-җирләрен хәрәбәләрдән чистарту эшенә керешкән. Һәркайсы хәленнән килгәнчә тырыша.
“Безне ходай саклаган”
Ике ишелгән йорт арасында кечкенә генә, алачык сыман дача өе утырып тора. Бары тик рубероидтан ябылган түбәсе генә әзрәк купкан. Мөгаен, бу иң әз зыян күргән хуҗалыктыр дип уйлап куйдым. Ялгышмаганмын.
–Килгән зыян шул, әнә рубероидларны куптарган, мунчаның әзрәк түбәсен күтәргән. Менә бу җәйге кухня артына тагын бер өй салырга керешкән идек, күршенең түбәсе килеп сыланып ул да ауган, – дип күрсәтә башлады хуҗабикә Ольга Артемьева.
Аңа гаилә башлыгы Евгений әфәнде кушыла:
–Без Казанда яшибез, улыбыз бу авылда тора. Гарасат узуы турында ул шалтыратып әйтте. Менә бүген кайттык. Безне Ходай саклаган. Бу өйне үз кулларым белән 18 ел элек төзегән идем. Әнә, ике як күршеләрне карагыз сез. Икесендә дә икешәр катлы йорт иде. Икенче катны бөтенләй җимереп аткан бит. Без дә шулай зыян күргән булсак, участокны саткан булыр идек.
“Икенче кат, әнә, урам уртасында ята”
Артемьевларның уң як күршесенә юл тотабыз. Борыстан төзелгән шыгырдап торган йортның беренче каты урынында. Ә менә икенче каты... юл уртасында ята.
–Нәрсә әйтәсең инде, чәчеңне йолкый-йолкый еласаң гына монда, – диде Паша. Ир булса да, аның күзләре яшьләнде. –Алты ел элек төзеп кергән идек. Шунда яшәдек. Икенче катта 8*9 зур кунак бүлмәсе иде. Кичә көне буе монда булдык, эшкә чакырып алдылар да, гарасатка ике сәгать кала китеп бардык. Үзебез монда булсак та, нишләтәсең? Менә, капка-койма тота башлаган идем. Алары да, әнә, урам байлап таралган.
Паша йортын иминиятләштермәгән. Терсәк якын да тешләп кенә булмый дигән гыйбарәгә бүген ныклап төшенгән ул. Хуҗа бүген эшчеләр бригадасы көтә. Табигый бәла-каза китергән зыянны сумнарда исәпләргә аның башы эшләми. Бригада эш күләмен бәяләп, фәлән сум акча сораса, каян алырмын дип ут йота ул.
“Ирем бу өйне 20 ел салды”
Йортлары исән калган Артемьевларның сул як күршесе Мария Ковалева Питрәчтән кайтып төште. Йортны төзелеш калдыкларыннан чистартырга дип эшчеләр дәшкән.
–Кичә иртәнге 9лар тирәсендә киттем. Өф иткән җил дә юк иде. Сокурыга җиткәндә яңгыр тама башлады. Каерылып үзебезнең авыл ягына карадым, бер болыт та юк иде. Әһә, бездә яумый икән дип уйладым. Кичке 4тә күршем шалтыратып: “Көчле җил булды, сезнең өй түбәсен каерды”, – диде. Кайтсам, үз күзләремә ышанмый тордым, икенче каттан җилләр искән. Ирем бу йортны 20 ел буе төзеде. Берүзе! Беркемне ярдәмгә дәшмичә, һәр кирпечен үзе куеп, һәр кадагын үзе кагып.
Мария Геннадьевна да йортын рәсмиләштерергә өлгермәгән.
–Менә бар нәрсәне тәртипкә китерергә кирәк дип йөрдем, – ди ул. – Идәннәрне буядым, җыештырдым, кәгазь эшләрен дә ахырына җиткерергә кирәк дип уйлап йөри идем. Дәүләт ярдәм итмәс инде безгә. Әле менә егетләр санаган иде, якынча 350 меңгә баса ди ремонт.
“Карасам, күршеләрнең түбәсе безгә таба килә”
Тугаш урамын икегә ярып, авыл эченнән асфальт юл үтә. Ул бүген шифер калдыклары белән тулган. Юлның икенче ягында, нәкъ Ковалевларның каршысындагы йортка аеруча да “эләккән”. Моны яшел чирәмне умырып, шудырып үткән түбә эзе дә раслый. Дөресрәге, салына башлаган яңа өйгә күбрәк зыян килгән. Ә үзләре вакытлыча яши торган иске йортның түбәсе юк. Шулай ук коймалары яраксызга әйләнгән, тәрәзә пыялалары ватылган. Койма ролен үтәгән профнастил меңгә бөгәрләнеп очып йөри.
Коволевлар бу кишәрлекне иске йорт белән бергә алты ел элек сатып алган. Узган ел исә йорт салу эшенә керешкән. Тышкы яктан ул әзер була инде: түбәсе ябылган, ишек-тәрәзәләр куелган. Ир белән хатын бу атнада идән түшәргә тиеш була.
–Без 4 тулганда кайтып кына кергән идек, – Сергей Ефремов. –Хатыным чәй көйләп йөри. Шулвакытта кинәт көн караңгыланды да, ят тавышлар чыгарып җил улый башлады. Мин ни бар икән дип, тәрәзә пәрдәсен ачып урамга карадым. Бер секунд эчендә булды бу хәл. Киноларда күргән чып-чын өермә. Нәрсә икәне аңлашылмый, тик өерелеп, боҗраланып нидер безгә таба килә. Ул да түгел тәрәзәгә җил китереп бәрде. Пыялалар чылтырап коелып төште.
Хуҗаның үзенә дә зыян килгән. Пыяла ватыклары аның битен яралаган. Бу хакта күлмәгендәге кан таплары да сөйли. Тугашта иң күп зыян күрүче гаилә дә Ефремовлар. Капка төбендә торучы “Опель зафира” машинасының арткы һәм уң як тәрәзәләре, көзгеләре коелып төшкән. Тимер ат әле яңа, 2014 елгы гына. Үч иткәндәй, хуҗа быел аны да иминиятләмәгән булган. Менә хәзер 20 мең сумлык тәрәзә пыяласына заказ биргән. Чыгымлы елны ярап торыр дип, арзанлысына тукталганнар.
Яңа йортның түбәсе янга авып төшкән. “Ярый әле, күршеләрнеке кебек алып китмәгән”, ди хуҗабикә Любовь Михайловна. Шундук өстәп куя: “Ярый әле үзебез исән”.
Бакчага узабыз. Парник полиэтиленын күрүче дә юк, тимер боҗраларны да алып аткан хәтта җил. Утырткан яшелчәләрне җир белән тигезләгән. Өй алдындагы сыерчык оясы да өй артында ята, йортның сул ягындагы комод та йорт каршына чыккан.
Ковалевларның мал-мөлкәте шулай ук иминиятләштермәгән. Ә төзелеп килүче өйне исә алар мунча дип теркәгән була...
“Урамда кеше булмаган, Аллага шөкер”
Татарстанның иң зур татар авылы дип саналучы Шәле авылына да зыян сала гарасат. Бу хакта алдарак язсак та, Тугаштан кайтышлый анда да сугылдык. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов зыян килгән урамнарны санады: Сафин, Казан, Вахитов, Ленин, Тукай, Таҗиев, Яңа урамда яшәүчеләр аптырашта. Дөресрәге, җил кочагына сыйган йорт хуҗалары.
–Электр чыбыкларын да тар-мар итте, менә Ленин урамындагы подстанция янып чыкты хәтта. Бәхеткә, халык Сабантуйда калды. Безнең авылда кеше күп, үзегез беләсез, ярый әле, урамда кеше булмаган дим. Менә бу шифер калдыгы башыңа килеп төшсә, Алла сакласын! – дип юл уратсында ятучы шиферга ымлый рәис.
“Калайлар артка якка таба очты”
Ленин урамында яшәүче Мәкъсүм Камалиевлар – Шәледә иң зур зыян күрүче хуҗалык.
–Йорт, абзар, ишек алды өстенә ябылган калай – берсе дә юк. Фронтон, агачларын да кузгаткан хәтта. Агач кынамы соң, гаражның кирпечләре дә урыныннан купкан. Үзем урамда йөрдем, балалар Сабантуена киткән иде. Урамнан кереп, биш минут үткәндер. Нәрсәдер сизенгән кебек, зал уртасына кереп бастым да, тәрәзәдән карап торам. Бер минут тирәсе бик көчле җил булды. Кухня ягына чыктым. Ни күзем белән күрим, калайлар арткы якка очып бара. Ишекне ачып карадым, ишек алды тулы такта. Урамга чыгып карасам, өйнең чормасын кашык белән казып алган кебек, берни калмаган. Менә яраксызга әйләнгән калайларны әллә кайлардан табып кайттылар. Әле Чаллы юлы буйлап та ята ди алар.
Өйне дүрт ел элек салып кергән идек. Иминиятләштерелгән үзе, күпме чыгар инде. Азапланып кына, ссудалар алып салдык. Әле һаман түлибез. Аңа кадәр 5-6 ел материал җыйдык, – ди хуҗабикә Миңзифа апа Камалиева.
“Нинди гарасат булсын дип, ышанмадым”
Аларның каршы ягындагы Гайфуллиннарның өй һәм сарай калайларын куптарып аткан. Гаилә үзе бу вакытта Сабантуенда була. Көчле җил чыгуы хакында 89 яшьлек әниләре шалтыратып әйтә.
–Көрәшкә кергән идем, ышанмадым, менмәдем. Сабантуенда әкрен генә яңгыр явып үтте, нинди гарасат булсын минәйтәм. Авылга кайтсак,урам тулган калай белән. “Әби үлгәндер инде” дип уйладым. Өйне иминиятләштергән идек үзе. Күпме чыгар, менә. Пенсиядә инде без, кызым. Шушы яшьтә мондый матавыклар кирәк идеме безгә? Түбәсе дә, йорты да безнең гомергә җитәр иде әле, – ди Гатаулла абый.
Шәледә дә өмә гөрли: зыян күргән хуҗалыклар дус-туганнары һәм эшче көчләр ярдәмендә йорт-җирен төзекләндерә. Шулай ук авылда электриклар эшли, алар җил тузгыткан линияләрне тәртипкә сала.
Табигый-бәла каза китергән зыян район тарафыннан капланырмы-юкмы, әлегә билгесез. Әмма Тугаш халкы да, шәлеләр дә өметләрен өзми.