news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Энәгә җеп саплауның җайлы һәм шакаттыргыч ысулы - видео

Уч төбендәге җеп үзеннән-үзе энә күзенә кереп киткән кебек була.

news_top
Энәгә җеп саплауның җайлы һәм шакаттыргыч ысулы - видео
https://pixabay.com

Энә саплауның шаккаттыргыч бер ысулы бар икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Җепне уч төбенә куярга, энәне шушы җепкә ышкырга һәм могҗиза була. Җеп энә күзенә үзеннән-үзе кереп китә.

Видео кадрларында сурәтләнгәнчә, җепне уч аркылы сузып салырга. Аннары бер урында энәнең күзен җеп өстенә куеп, сак кына ышкырга кирәк. Бераздан җеп акрын гына энә күзенә кереп китә.

Җепне гел бер урыннан ышкырга кирәк. Шул вакытта энә белән җеп бер-берсенә ябышкан кебек була һәм җеп энә күзенә тартылып керә.

Бу ысул төрле зурлыктагы энәләр өчен дә эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар