Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энҗе тешләр һәм тирес (Илгиз Искәндәрев, «Чаян» журналы)

Ришвәтчелек, ягъни бүгенгечә әйтсәк — коррупция, илебездә гомер-гомердән килгән яман гадәт.

news_top_970_100
Энҗе тешләр һәм тирес (Илгиз Искәндәрев, «Чаян» журналы)
"Чаян" журналы

Ул астан өскә кадәр, һәр юл чатында торган ЮХИДИ инспекторыннан башлап, югарыда утырган дәрәҗәле түрәләргә кадәр хас нәрсә. Һәр тәхеткә утырган яңа хаким эшчәнлеген нәкъ шуның белән көрәш игълан итүдән башлап җибәрә. Тик бу көрәшне, кызганыч, нәтиҗәле дип әйтеп булмый — ришвәтчелек, әкияттәге аждаһа кебек, бер киселгән баш урынына икене үстерә тора. Аның төрләре дә, кыяфәте дә һаман үзгәрә тора…

Дөньяда аждаһалар хөкем сөргән чаклардан бирле ришвәт күренеше шактый камилләште. Элеккеге конвертта бирелә торган гади ришвәткә яңа төрләр: «откат», үз кешеләргә тендерлар, бизнеста өлеш һәм башка «инновацияләр» өстәлде. Тик бу кыйммәтле әйберләр, ягъни «натура» белән ришвәт бирүнең кадерен бетермәде, ни дисәң дә, бәхет акчада гына түгел бит…

Новгород өлкәсенең Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе дә нәкъ шулай уйлаган, күрәсең. Ул ришвәтне барлыгы ярты миллион сумлык йорт җиһазлары һәм стоматология хезмәте хәлендә кабул иткән. Нәтиҗәдә, энҗе тешләр һәм йомшак диван иясе гаепләнүчеләр эскәмиясенә күчеп утырырга мәҗбүр булган. Тагын бер арт санын иркәләргә яратучы күрше Башкортстанның Благовар районында табылган. Андагы юл инспекциясе башлыгы «бүләк» сыйфатында офис кәнәфие алган…

Тик өстәлләр, теш пломбалары, йомшак кәнәфиләр — чиновник фантазиясе өчен чик түгел әле. Берничә ел элек Байкал аръягы Федераль миграция хезмәтен җитәкләүче ханым белән булган вакыйга бөтен илгә яңгырады. Легаль булмаган мигрантларны эшкә яллаган эшмәкәргә кагылмауны ул йөз тимер юл шпаласына бәяләгән иде. Шпалалар аңа ник кирәк булгандыр — билгесез. Бәлки, ул шәхси тимер юл төзү планлаштыргандыр?

Ришвәт алу төрләренең бай сандыгыннан тагын бер хәл. Берзаман Свердловск өлкәсендә ике юл инспекторы бер «салмыш» машина йөртүчене тоткарлыйлар. Аны җаваплылыкка тартып маташмыйлар, ә турыдан-туры… ломбардка алып китәләр. Автомобилен хокук сакчылары күзәтүе астында бичара анда 6 мең сумга сала. Олы юлның хуҗалары ул акчаны үзара бүлешәләр. Ләкин бөтен гаишникларны да бер дәрәҗәдә комсыз дию дөрес булмас иде. Удмуртиядә ашханәдә эшләүче бер ханым машинада правасыз йөргән. Җәзадан котылыр өчен, ул үзен тоткарлаган инспекторга аны ашханәдә ел буе бушлай ашатырга тәкъдим иткән. Ләкин кырыс закон сакчысының йөрәгенә ашказаны аша юл салу барып чыкмаган: хатынны дәүләт хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләгәннәр.

Чиләбе өлкәсендә кызыклы хәл булган. Анда Светлов авыл җирлеге башлыгы коммерция фирмасына экскаватор һәм биш җир участогы тапшырган. Юмартлыгы өчен шома башлык йорт хайваннарын ашату өчен 4 тонна ашлык калдыгы һәм өстәмә рәвештә судтан шартлы срок алган.

Әйтергә кирәк, ватаныбызда үрчегән ришвәтчеләрдән аларның чит илдәге тугандашлары да калышмый. Казахстанда, мәсәлән, бер җирле хаким кирәкле имза өчен сыер тиресе алуда тотылган. Башлык урыныннан колак каккан, ә тиресне дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр. Украинада ике инспектор юл кагыйдәләрен бозучыдан ике кап презерватив алганда капкан. Кытайда исә Цзянси провинциясенең вице-губернаторы «мәсьәләләрне» файдалануга бирелгән «мәхәббәт күбәләкләре» өчен хәл иткән һәм шуның өчен төрмәгә эләккән. Ә Кытай армиясенең тыл буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасарына алтын коелмалары төялгән машина өчен гомере белән хушлашырга туры килгән…

Һәм сүзебезне классикадан алынган мисал белән тәмамлыйк. Новосибирск каласында, нәкъ Гоголь пьесасындагы кебек, бер җирле «Ляпкин-Тяпкин» ришвәтне көчекләр белән алырга булган. Бүләк сыйфатында ул 30 мең сумлык Йоркшир терьеры кабул иткән. Акча түгел бит дип уйлаган, күрәсең…

Фельетон «Чаян» журналыннан алынды.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100