Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энҗе Кадыйрова: «Иммунитеты түбән, эчәклеге начар эшләгән кеше вирусны авыр кичерә»

Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы, табиб Энҗе Кадыйрова коронавирус чорында иммунитетны ничек ныгытырга икәне, лимон, имбир, сарымсак кебек ризыкларның файдасы һәм вирустан саклану турында сөйләде.

news_top_970_100
Энҗе Кадыйрова: «Иммунитеты түбән, эчәклеге начар эшләгән кеше вирусны авыр кичерә»
Салават Камалетдинов

Энҗе, коронавирус чорында халыкның лимон, имбир, сарымсакны кырып-себереп алып бетерүендә нинди дә булса мәгънә бармы?

Лимон, имбир, сарымсакны кырып-себереп алудан мәгънә бар. Иң яхшы чараларның берсе — сарымсак куллану. Анда аллицин дигән матдә бар, ул вирусларны да, бактерияләрне дә үтерә.

Имбир дә шулай ук. Әле аннан кала, имбир ашказаны-эчәк трактын да яхшыртып, эшләтеп җибәрә. Ашказанында кислота җитәрлек күләмдә булса, ул вируслар ашказаны этабында ук үләләр. Ашказаны-эчәк тракты аркылы керә торган булса инде. 

Лимонда С витамины күп, әмма аны дөрес кулланырга кирәк. Лимонны кисеп өстәл өстендә озак тотсаң, яктыда С витамины бетә. Шуңа күрә яктылык белән контакт минималь булырга тиеш. Әгәр лимонны су белән пешерәләр икән, ул вакытта С витаминын кислород тарката. Суны кайнатып чыгарып, чәйнекне тагын 5-6 минут кайнатып торырга кирәк, кислород куыклары чыгып бетсен өчен. Аннары лимонны тиз генә кисеп, термоска салырга, өстенә тиз генә су салырга һәм ябып куярга кирәк. Эчкәндә дә тиз генә ачып эчәргә кирәк.

Сарымсак турында тагын бер искәрмә бар. Сарымсакта күкерт күп. Безнең бавыр күзәнәкләрендә сульфатация дигән процесс бара, ул бөтен кешедә дә бара. Ул безгә токсиннарны начардан яхшыга әйләндерү өчен кирәк. Әгәр бу фаза дөрес эшләми икән, мондый кешеләргә күкерт ярамый. Ул очракта сарымсакны ашарга ярамый, ул эшкәртелмәячәк, үзләштерелмәячәк.

Аны сульт дигән ферментка кан анализы биреп белеп була.

Иммунитетны ныгыту нәрсә ул?

Иммунитетны ныгыту ул — дөрес туклану, эчәклекнең сәламәтлеген кайгырту. Сәламәт эчәклек темасы - шулай ук зур тема. Билгеле бер методикалар белән ашказаны-эчәклек системасын дәвалыйлар. Эчәклек нык булганда гына иммунитет булачак.

Иммунитетны махсус ныгытырга кирәкме? Әйтик, иммунитетны ныгытам дип, грипп чорында нәрсәнедер ашау я эчүне арттырырга кирәкме?

Махсус ныгытырга кирәк. Шушы югарыда әйтеп киткән ысуллар ярый. С витаминына караганда, миңа калса лимон белән гөлҗимеш С витамины чыганагы буларак менә дигән әйбер. Препаратлардан цинк эчәргә була. Даруханәләрдәге цинк - ул органик булмаган цинк, ул начар үзләштерелә. Айхерб дигән, башка сайтларда булган цинк — органик цинк. Бу бик яхшы үзләштерелә, мөмкинлек булса, органик цинк эчәргә тырышырга кирәк. Су эчүне арттырырга кирәк, су җитәрлек күләмдә булырга тиеш.

Витаминнар эчсәң, иммунитет ныгыймы?

Витаминнар белән генә булмый. Чөнки витамин эчеп тә, тискәре эмоцияләр белән йөри, ашавы начар икән, бу - файдасыз хезмәт.

Кеше ашаган ризыгына игътибарлы була башлады. Кешенең көндәлек рационында нинди ризыклар булырга тиеш?

Ашау ягына килгәндә, иң яхшысы - аз ашау, ураза тоту яки ризыктан тыелып тору. Без гел ашаганда организмның көче азык-төлекне эшкәртүгә китә. Көчебез ашаганны эшкәртүгә генә китмәскә, иммун системасын ныгытуга сарыф ителергә тиеш. Шул очракта иммунитет яхшы эшли. Ашамыйча тору бик яхшы дәва.

Көндәлек рационда сөяк шулпасы, кайнатылмаган кәҗә сөте, кайнатылмаган кәҗә сөтеннән ясалган катык, яшелчәләр, үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимешләр, үзебезнең бакчадан җыеп катырган алма, груша, сливалар булырга тиеш. Үзебезнең урманнардан җыеп катырган җиләкләр, чия ашарга, кибетнекеләрне киметергә.

Авыл кешеләре коронавируска ышанмый, авылда ул була алмый, диләр. Син нәрсә дип җавап бирер идең?

Авылда да, шәһәрдә дә була ала, әмма авыл кешесенең иммун системасы барыбер яхшырак, бу - факт. Шуңа күрә алар бик курыкмыйлар дисәм дә була, чөнки хәрәкәттә - бәрәкәт. Хәрәкәт нык булыша авыл кешесенә. Әле ашаулары да әйбәт булса, авыл кешесе озак яшәү буенча чемпион булыр иде.

Халык күп булган урыннарда битлек кияргә кушалар. Ә буш урамда ялгызың барганда аны кияргә кирәкме?

Әгәр син вирус йоктырган булсаң һәм авыру булсаң, битлек кияргә кирәк. Вирус бит ул шундый нәрсә, ул бик тиз эләгә. Гадәттә, битлек аннан саклап калмый. Бу кирәкмәгән ажиотаж дип беләм. Һәм ул, әлбәттә, даруханә битлекләре булырга тиеш түгел. Чөнки алар таркалмый, табигатьне бик пычраталар. Ул гади тукымадан тегелгән битлек булырга тиеш, аны сәгать саен алыштырып торырга кирәк. Аннары, тукымадан тегелсә дә, даруханәнеке булса да, аның тишекләреннән вирус керә, ул барыбер керәчәк. Бу очракта ул әзрәк керер дигәнне генә көтеп була. Битлексез күп керә инде, болай әз керә. Әмма әз керсә дә, кешенең иммун системасы начар була икән, ул барыбер авырый. Аз кердеме, күп кердеме, шулай ук авырыячак. Әмма авыру кеше кисә, ул авыруын башкаларга, чит кешегә таратмый. Тик әйткәнемчә, битлек аркылы да вирусның күпмедер кисәкләре чыга.

Ни өчен вирусны кайбер кешеләр симптомсыз кичерә, кайберләре авыр кичегә, хәтта үлемгә барып җитә?

Кемнең иммун системасы начар эшли, кемнең эчәклеге начар, шул кеше вирусны авыр кичерә.

Сабый балаларны коронавирустан ничек сакларга?

Сабыйларның да шулай ук иммун системасы эчәклектән башлана. Ашавын көйләргә, күбрәк урамда булырга, саф һава суларга. Кычкырышмаска балалар белән, аларга артык стресс булдырмаска.

Температура 38,5кә җитмәсә, аны дару эчеп төшерергә кирәкми, диләр. Чынлап та шулаймы? Ни өчен?

Әйе, чынлап та шулай. Хәтта температура 39-40 булганда да дару эчмәскә кирәк. Чөнки нәкъ 39,5-40 градус арасында гына безнең гадәти интерфероннар чыга башлый. Нәкъ шул 39-40 температурада чыккан интерфероннар гына вирусны үтерә. Вирус бит инде чит тәнчек булып санала, безнең иммун системасы аңа шулай һөҗүм итә. Нәрсәгә безнең температура күтәрелә соң? Безнең кан тизрәк йөри башласын, кан буйлап күбрәк матдәләр килсен өчен күтәрелә. Температура күтәрелгәч, йөрәк еш-еш тибә башлый, нәтиҗәдә, кан тизрәк йөри.

Югары температурада баш мие, органнар пешеп чыга дигән мифлар дөрес түгел, физиология, биохимия ягыннан ялгыш фикер.

Югары температура вакытында эпилепсия белән авырый торган балаларны көзән җыера башласа гына температураны төшерергә кирәк. Әмма ул очракта да гомер буе температурасын төшереп яшисе түгел, эпилепсия булган баланы дәваларга кирәк. Ул дәвалангач, баш миенең ялкынсынуы беткәч, кимегәч, аның температурага андый реакциясе бетәчәк.

Тагын бер әйбер мөһим. Кеше хәзер фәлән мең сумга имбир, сарымсак ала. Әмма иң күп С витамины ул хәзер яңа чыга торган үләннәрдә. Тузганак яфракларын кулланырга була, кычытканда С витамины - иң күбе. Рәхәтләнеп кулланырга мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100