Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит-ятка әверелгән ярлар... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Алия борчыла башлады. Ире күптән кайтып җитәргә тиеш югыйсә, әмма күренми әле. Гаязга әллә ничә мәртәбә шалтыратты инде, башта телефоны җавап бирмәсә, хәзер инде бөтенләй сүнгән.

Алия өй эшләрен эшләп, бераз онытылып торырга теләде. Әмма әллә нинди бәйләнчек, начар уйлар тынгы бирмәде. Нәрсә эшләргә белмәде хатын. Балаларын күптән йоклатып җибәрде, ә үзе керфек тә кага алмый. Бары тик таң алдыннан гына йокыга китте. Телефон тавышына сискәнеп уянып китте хатын. Башта Алия берни аңламый торды, соңыннан гына телефонын эзләргә тотынды. Ах Аллам, тавышы килә бит, кайда соң бу телефон? Кичә башка бүлмәдә калдырган булган икән. Ниһаять, кулына телефонын алды, ул тагын шалтырый башлады. Кайнанасы Равилә шалтырата. Алия трубканы алуга ук акырырга тотынды кайнана.

«Йоклап ятасыңмы? Ирең өчен бер дә борчылмыйсыңмы? Кайда ул, беләсеңме? Нигә трубкаңны алмыйсың? Үлеп ятсаң да шалтыратып булмый сиңа!» – дип бер тында бөтен ачуын чыгарып салды кайнанасы.

Алия нәрсәдер аңлатырга тырышты, әмма кайнанасы авыз да ачтырмады, киленен ишетергә дә теләмәде. Ул Алияне беркайчан да яратмады. Һәм менә хәзер дә шартлап ярылырга әзер иде. Бактың исә, Гаяз хастаханәдә, реанимациядә икән. Равилә, әлбәттә, коты алынып борчылды һәм бөтен ачуын килененә чыгарды.

Алия диванга утырды. Йокысыз төннән һәм борчылудан башы чатнап авырта башлады. Гаязы табылды, ичмасам, исән икән. Ә реанимация?

Алиягә әллә ничек булып китте, ул елап җибәрде. Бераз тынычлангач кына аңлады: ул бит кайнанасыннан Гаязның кайсы хастаханәдә булуын сорамады. Ул Равиләгә кире шалтыратты, исәнләшеп тә өлгермәде, кайнанасы шундук агуын чәчә башлады.

«Нәрсә, ниһаять, аның кайсы хастаханәдә икәнен сорарга булдыңмы? Бер дә ашыкмадың, ә?» – диде ул.

Алиянең нәрсәдер аңлатырга көче дә, теләге дә юк иде, ул «нәрсә эшләргә» дип уйлана башлады. Олы кызын хәзер балалар бакчасына илтер, ә 2 яшьлек кечкенә кызын ияртеп хастаханәгә йөрисе килми. Әнисен чакырырга булды Алия. Әнисе килеп җиткәнче мең ел узган кебек булды. Алия тынычландыра торган дару эчте һәм хәзер үтереп йокысы килә. Төне буе йоклый алмау да үзен сиздерә башлады ахры.

Әнисе Алиядән ни булганын сораштыра башлады, әмма Алия үзе дә җүнләп берни белми бит.

Хастаханәдә аңа авыруны борчып йөрмәскә куштылар. Гаязның башына зыян килгән, күрәсең, ниндидер авыр әйбер белән сукканнар иде. Хәзер ул аңсыз. Табиблар нәрсәләр алып килергә икәнен әйтте.

Алия кайнанасына шалтыратырга теләде, әмма курыкты. Аларны мөнәсәбәтләре гел катлаулы булды, ә хәзер ул килененә бигрәк тә ачулы. Бу хәлләргә дә Алияне гаепләде.

Ә нинди гаебе бар соң аның? Бөтен кыюлыгын җыеп Алия кайнанасына шалтыратты һәм барысын да сөйләде. Ә Равилә инде бөтен нәрсәне белә икән, баш табиб белән дә сөйләшкән. Бөтен кирәк әйберне кызы Гөлия алып куйган. Алия алардан әйберләрне алып, хастаханәгә илтә ала.

«Башта ук әйтергә ярамадымы соң? Мин шәһәрнең икенче читенә барып йөрмәс идем, ә шундук Гөлиягә барыр идем», – дип аптырады Алия.

Әмма бернишләр хәле дә юк. Кайнанасы беркайчан да аның белән киңәшеп, санлашып тормады, һәрвакыт үзе теләгәнчә эшләде. Әмма аларга хәзер бергә булырга кирәк иде. Алия кайнанасы белән җитди итеп сөйләшергә ниятләде. Сөйләшү катлаулы булды, әмма алар уртак фикергә килә алды.

Гаязга операция ясадылар. Ул тагын ике атна реанимациядә ятты. Аның янына беркемне дә кертмәделәр. Шулай да Алия һәр иртә хастаханәгә барып, иренең хәлен белеште, кирәк әйберләрне алып килде.

Соңыннан Гаязны палатага чыгардылар. Ул үзлегеннән йөри дә, утыра да, ашый-эчә дә алмады. Бик авырлык белән генә сөйләште. Гаязны тәүлек әйләнәсе карап-тәрбияләп торырга кирәк булды.

Алия – көндез, ә Равилә төнлә Гаязны карарга килештеләр. Бу вакытта Алия белән Равилә арасында талашулар да туктап торды хәтта. Алар барысын да тыныч кына сөйләшеп хәл итте.

Әкренләп, Гаяз хәлләнә башлады. Ул аягына басарга өйрәнде, берәрсе ярдәм итсә, әкрен генә атлый да алды. Тавышы бөтенләй танымаслык булып үзгәрде, әмма нәрсә әйткәне аңлашыла башлады. Аны сабый бала караган кебек карадылар. Кашыктан ашаттылар, табиблар әйткән һәр сүзне үтәделәр.

Дәвалану курсы тәмамлангач, Гаязны өенә чыгардылар. Шулай да табиблар көн аралаш килеп карап йөрде.

Алия авыру ире һәм ике кечкенә баласы белән ялгызы калды. Кайнанасы да бу вакыт эчендә йончыды һәм хәзер сирәк килеп йөрде. Әмма гел шалтыратып, команда биреп торды.

Гаяз беренче группа инвалид булып калды. Алия бала белән декрет ялында, шуңа күрә гел ире янына була ала иде. Гаяз да әкренләп хәлләнде. Әлбәттә, ул инде хәзер бөтенләй икенче кеше иде. Аны алыштырып куйган кебек булды. Хәтта тышкы кыяфәте дә башкача иде хәзер. Әмма Алия, вакыт дәвалый, ире дә элеккечә булыр, дип ышанып йөрде.

Шулай 4 ел узды. Алия ирен аякка бастырды. Гаяз ярты ставкага гына булса да эшкә чыга алды.

Әмма Алия белән Гаяз арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрде. Гаяз бөтенләй икенче кеше хәзер. Җен алыштырган кебек булды аны. Ул бөтен ачуын хатыныннан алды, аны елатканчы тырышты. Алиягә әле 32 генә яшь, әмма ул үзен 50 яшьлек хатыннар кебек хис итте.

Ул кайчандыр бәхетле гаилә тормышы белән яшәвен инде онытты да, әйтерсең, икенче тормышта булган кебек. Кайчандыр яраткан, газиз булган ярың да чит-ятка әверелә ала икән. Болай була аладыр дип, башына да китереп карамады бит Алия.

Кайнанасы да элекке «һөнәренә» кире кайтты, кабат Алияне «игәүли» башлады, улын да аңа каршы котыртты. Ә Гаяз бик үзгәрде, шуңа күрә әнисе ягына тиз авышты. Һәм хәзер алар әниле-уллы икәүләп Алиянең «канын эчте».

Гаяз үзен «сәламәт» итеп тойгач, салгалый да башлады. Ә аныкы кебек яралардан соң хәмерне эчү түгел, иснәргә дә ярамый. Өстәвенә, ул әле дарулар эчүен дә дәвам итә.

Хәмернең «файдасы» булды булса кирәк, бөтенләй ни эшләгәнен белештерми башлады. Хәтта хатынына кул да күтәрде. Хәзер ул Алия өчен дә, балалар өчен дә куркыныч иде.

Инде Алиянең дә түземлеге төкәнде, балаларын алды да әти-әнисе янына кайтып китте. Ярты елдан соң алар аерылышты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100