Эмиль Талиповның туган авылын су басып, юл ябылган: югарыдагылар авылны бетерү яклы
Мамадыш районы Күк Чишмә (Ташлык) авылындагы күпер - анда яшәүчеләр өчен чыгу һәм керүнең бердәнбер юлы. Язгы ташу нәтиҗәсендә хәзер кешеләр ябылуда калган.
Авылларның бетүе турындагы спектакльдә уйнаганы өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче дип табылган Эмиль Талиповның туган авылы да бетү куркынычы астында. Моның сәбәбе — юл булмау. Мамадыш районы Күк Чишмә авылында күперне су баскан. Бу авыл халкы әйтүенчә, мондый хәл сезон саен кабатланып килә, шуңа да авылның перспективасы юк дип санаучылар шактый.
«Яңабаштан төзергә кыйммәт була, мөмкинлек юк, диләр»
Ләйсән Гарипованың дәү әниләре Күк Чишмә авылында яшәгән. «Дәү әниләр күптән юк инде, ләкин без нигезне ташламыйбыз. Анда туганыбыз яши. Авылда өлкәннәр, пенсиядәге әби-бабайлар гына. Хәзер алар беркая да чыгып китә алмый. Әгәр берәрсенең хәле кинәт начарланса, ашыгыч ярдәм дә килеп җитә алмас.
Шушы күпер турында 2014 елда Мамадыш районы җитәкчелегенә язган идек. Алар безгә: «Яңа баштан төзергә кыйммәт була. Мөмкинлек юк», — диде.
2018 елда да мөрәҗәгать иттек. «Үзегез акча җыеп карагыз, без дә ярдәм итәрбез», — диделәр. Барлыгы 120 мең сум акча җыйдык. Ул әз булды. Шушы акчага авыл юлларына таш салып чыктык. Күпер шул ук хәлдә торып калды…» — дип сөйләде ул.
Яңгыр яуса, авылга керерлек тә, авылдан чыгарлык та түгел, ди Ләйсән, чөнки елгага егылып төшүең бар. «Аннан соң күперне төзергә акча да бүлеп биргәннәр иде, әмма эшләргә алынырдай кешеләр табылмады. Акчаны башка авылга күчерделәр», — ди ул.
Ләйсән әйтүенчә, хәзер Күк Чишмәдә яшәүчеләрнең азык-төлек запаслары бетеп килә. «Анда яшәүчеләрнең ярый әле әз-мәз ашамлыклары бар. Аннан соң авыл кешесенең бәрәңгесе дә була», — ди ул.
Күк Чишмә авылында кибет тә, медицина пункты да юк. Иң якын авыл — Югары Кыерлы. Әмма Ләйсән хәбәр итүенчә, анда барыр юл да начар.
«Авылга җәй көне генә кайтып була. Шәхси эшмәкәр анда таш тегермәне тота. Эшчеләре үтсен өчен, ул күперне йөрерлек хәлгә китерә. Ярый әле алар бар, җәен дә чыгып-кереп булмас иде», — ди Ләйсән.
«Сезнең авылны бетереп, яшәүчеләрне башка авылга күчерү кулайрак»
Лилия Гайнуллинаның бабасы Күк Чишмә авылыннан. Ул да күперне төзекләндерергә кирәк, ди.
«Проблемабыз зур. Администрациягә дә ничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнебез булды. Без мондый хәлдәге авылларның күп булуын аңлыйбыз. Әмма бу авыл цивилизациядән «киселгән», — ди Лилия.
Минтимер Шәймиев президент булган вакытта авылда күпер төзелә башлаган. Ләйсән әйтүенчә, ул күпер хәтта беркайда да теркәлмәгән.
«Дамбаны күтәрер өчен 10 миллионга якын акча кирәк. Күк Чишмә авылында барлыгы җиде кеше теркәлгән. Администрациядә: „Сезнең авылны бетереп, яшәүчеләрне башка авылга күчерү кулайрак“, — диләр. Әмма анда туган, гомер буе яшәгән өлкән яшьтәге кешеләр аннан күчәргә теләми. Администрация дә ярдәм итәргә тели, әмма аларның мөмкинлеге юк», — дип сөйләде Лилия.
Хакимият күпер турында хәбәрдар түгел
Шушы авыл кешесе Ренат, күпер юк дип зарланып, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына язган.
Мамадыш районы башкарма комитеты җавабыннан күренгәнчә, Берсут елгасы аша 1984 елларда күпер салына башланган, әмма билгесез сәбәпләр аркасында туктатылган. Спонсор ярдәме белән 2014 елда күпер төзелде дип язганнар алар.
Җавапларын дәлилләп, фото да куйганнар. Авылда 13 кенә кеше яшәвен, күперне төзү мөмкин булмавын әйткәннәр.
Ренат язуынча, Мамадыш хакимиятендәгеләр сүзнең кайсы күпер турында барганын да аңлап бетермәгән, башка күпер турында язганнар. Ягъни, хакимият җавабындагы фотода башка авыл күпере, сүз бөтенләй башка авыл турында бара. Бу күпер берничә километр ераклыктагы Верхний Берсут, ягъни Кыерлы авылыныкы. «Җавап биргән кеше бу тирәдә бер тапкыр да булмагандыр», — дип яза Ренат.
«Авылда күп еллар инде таш табалар, ә юл салыр өчен хөкүмәтнең акчасы юкмы?» - дип сорый ул.
Бу Кыерлыдагы күперне авылның бер меценаты үзе салган. Аларны бутарга кирәкми. Бәлки Шәймиевка чыгарга дип уйлыйбыз. Бер яклы юл булса да җитәр иде. Шәймиев нәрсә тәкъдим итәр икән? Аның ярдәме белән авылга газ кертелгән иде», — диде Лилия Гайнуллина.