Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Талипов Ташлык авылы җыенына кәләшен алып кайткан

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов Мамадыш районы Ташлык авылында сигезенче тапкыр Авыл җыенын оештырган. Авыл җыенына артист үзенең кәләшен дә күрсәтергә алып кайткан. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе бу хакта Эмиль Талиповның үзе белән элемтәгә кереп сөйләште.

news_top_970_100
Эмиль Талипов Ташлык авылы җыенына кәләшен алып кайткан

Шунысы кызык, авылның исеме рәсми чыганакларда Күк Чишмә дип теркәлгән. Әмма халык телендә аны Ташлык дип йөртәләр. Хәзерге вакытта авылда бер урам бар, кыш айларында алты гаилә яшәсә, җәй айларында унөч гаилә кайтып тора икән.

Авыл җыенының башлап җибәрүчеләре – Ташлык авылында туып-үскән Рәфыйк Фәйзуллин һәм авылга бала чагында еш кайтып йөргән Эмиль Талипов үзе. Эмиль әйтүенчә, Ташлык – аның әнисенең туган авылы. Рәфыйк һәм аның тормыш иптәше Лилия оештыру эше, иганәчелек белән шөгыльләнсә, Эмиль тамашаның программасын, артистларны чакыру эше белән мәшгуль булган.

– Эмиль, авыл җыенын нинди девиз белән атар идең? Авыл җыены халыкка ничек тәэсир итте?

– Ташлык авылы җыенының девизы – “Яшәсен татар авылы!”. Кызганыч, авыл бетеп килә. Мин кечкенә вакытта монда еш кайтып йөрдем, каникулларымны уздырдым. Ул чакта әле авыл гөрләп тора иде. Ташлык үзе зур булмаса да, яшәүчеләре әле дә күз алдымда тора. Кешеләр маллар тотты, печән өстен көтеп алды, җиләк җыйды... Барысы да хәтердә. Безгә тирә-як авыллар да җыела торган иде. Һәрвакытта да кичке Сабан туе үтте.

Ташлык авылы җыенын үткәрә башлагач, кешеләр килеп рәхмәтләрен җиткерде. Үзенә күрә Ташлыкка яңа сулыш бирелде дисәң дә була. “Халыкчан бәйрәм бу”, – дип әйттеләр. Авылга кайткан саен, “быел буламы?” дип сорыйлар. Авыл җыены 2011 елдан бирле июль аеның азагында, кичке вакытта үтә. Шаккаттырыр өчен эшләмибез, үзебез ял итәр өчен, күңел өчен оештырабыз.

– Ташлык авылы җыенын уздыруга кемнәр ярдәм итә? Бәйрәмне үткәрә башлаганнан соң кайтучылар артмадымы?

– Авыл җыенын үз көчебез белән генә уздырабыз дип әйтә алмыйм. Беренче чиратта, бу бәйрәмне үткәрергә авыл халкының да ярдәме зур. Җыенны үздырырга дип, акчаны үзләре җыеп бирә, чыгышлары белән Ташлыктан булган кешеләр кайтып төшә. Хәтта күрше яклардан да, Яңа Комазан, Кыерлы, Тәкәнеш, Котлы Бүкәш, Сөн авылларыннан дусларыбыз бүләкләр алып килеп, үзләренең өлешләрен кертә. Г.Камал театры да бик булыша. Барысына да рәхмәтлемен!

Гомумән, Ташлык авылының төп яшәүчеләре бар, без аларны ел да бүләклибез. Күбесе авылга җәй ялын уздырырга кайта. Җыенның төп максаты – авылны җанландыру, яшәтү. Хәзер бөтен кеше дөнья куа, кешеләр нигезләрен яңартып, җәйгелеккә генә булса да кайтып торсалар, ничек әйбәт булыр иде! Яшермим, бәйрәмне уздыра башлаганнан соң, акрынлап авылга кайтучылар күренә. Безнең авыл җыены күрешергә бер сәбәп булып тора.

– Авыл җыенына хатының Илсөяр белән кайттыгызмы?

– Әйе, хатыным белән бергә кайттык. Аллага шөкер, аны матур кабул иттеләр. Миңа ярдәм итеп, бергәләп кунакларны каршы алып йөрдек.

– Ташлык авылы җыенында үземнең дә булган бар иде. Ул чын-чынлап Сабан туена охшаган! Быелгы авыл җыенында нинди уеннар үткәрдегез?

– Гер күтәрү, көрәш, кулкөрәше, капчыкта сикерү, чүлмәк вату уеннарын оештырдык. Балалар өчен дә төрлеуеннар, эстафеталар булды. Көрәштә 100 кг кадәр авырлыктагы кешеләр бил алышты.Батырга тәкә һәм микродулкынлы мич бирелде. Кунаклар арасыннан, Георгий Ибушев,Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясады. Чарага Г.Камалтеатры актерларыннан Әсхәт Хисмәт, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров та килгәниде. Олег Фазылҗанов алып барды. Ялгыш адашып, чит илдән дә килеп чыгучылар булдыдип әйттеләр миңа. Гаҗәп, нишләп йөргәннәрдер? Бәйрәм төнге уникедә салют атубелән тәмамланды. Авыл җыенын алга таба да үткәрергә ниятебез бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100