Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Гарипов турында: «Ак Барс» аннан баш тартты, ә хәзер ул иң яхшы капкачы

«Авангард» клубының баш тренеры Эмиль Гариповтан канәгать. Ул: «Эмиль урынына башка капкачы чыгарырга бернинди дә сәбәп күрмим», — дип әйтә.

news_top_970_100
Эмиль Гарипов турында: «Ак Барс» аннан баш тартты, ә хәзер ул иң яхшы капкачы
ХК "Авангард"

Даими чемпионатның икенче атнасының иң яхшы капкачысы булып «Авангард» уенчысы Эмиль Гарипов аталды. Бу гаҗәп әйбер түгел. «Авангард»ның өч уенында да капкада сакта торып, икесендә җиңгән (берсе корыга) Эмильнең статистикасы искиткеч. Аның капкасына уенына уртача 30 тапкыр алка белән аталар, ә ул аларның 94,44 %ын тотып кала. Ышанычлык коэффицинты — 1,81. Кайчандыр «Ак Барс»тан икенче капкачы урынына киткән Гарипов хәзер төп-төгәл беренче булып бара.

«Берәр кайчан күкрәгемдә башка эмблема эленгән килеш уйнармын дип башыма да килмәде»

«Авангард»ка кадәр Гарипов соңгы рәсми уенын 2018 елның 21 декабрендә уйнады. Соңыннан ул аркасындагы җәрәхәтеннән озак кына терелде. Терелгәч, Гарипов Югары Хоккей Лигасының «Барс» командасы өчен бер турнирда уйнап алырга җитеште, ләкин аннан соң бары тик тренировкаларда гына катнашты. 

Капкачы «Ак Барс»тан 2019/2020 сезонының ноябрендә китте. Казан клубының тренерлары Гариповка бер мөмкинлек тә бирмәделәр. Эмильдән тыш, командада болай да ике яхшы капкачы бар иде: Адам Рейдеборн һәм Тимур Билялов.

Гариповка кирәкле вакытта «Авангард»ка эләгү — бик зур уңыш. Капкачы Игорь Бобковка берәр нәрсә булса, алмашка килә торган Александр Судницин җәрәхәт алып, сезонның ахырында кадәр уеннардан читләштерелде. Омск шәһәре клубына бик тиз капкачы табарга кирәк иде. Ә монда Эмиль Гарипов. Хоккейчыга — уен практикасы, клубка — капкачы.

«Ак Барс»ка каршы чыккач, күземнән яшьләр акты. Камералар күрмәсә ярар иде дип уйладым»

Яңа клубка күчкәннән соң күп вакыт та үтми, Гариповны капка сакларга бастыралар. Дөресен әйткәндә, бары ике минут һәм ике секундка гына, тик анысы да яхшы. Әлеге уен Эмильнең туган клубы — «Ак Барс»ка каршы була. Уеннан соң ул: «"Ак Барс“ка каршы чыккач, күземнән яшьләр акты. Камералар күрмәсә ярар иде дип уйладым», — диде.

Шулай итеп, Эмиль әкренләп кенә Гагарин кубогы чемпионы статусына кире кайта башлый. Пандемия башлануга кадәр, голкипер Омск клубы өчен регуляр чемпионатта 9 уен үткәрә. Капкасына 16 алка аталар, ләкин ул аларның 92,7 %ын тотып кала ала. Ышанычлык коэффициенты — 2,08. Плей-оффта «Салават Юлаев»ка каршы ике уенда катнаша һәм капкасына бер алка да керттертми.

Аның шлемында - мәчет сурәте

Апрель аенда Гарипов «Авангард» белән яңа килешү төзеде.

 «Үткән сезонда Гарипов үзенең мөмкинлеген куллана алды. Ул безнең командага уен практикасыннан башка килеп, эшләү теләген күрсәтте, тренировкаларда бик тырышты. Матчларда да үзен бик яхшы күрсәтә алды. Яңа килешүгә без җиңел килдек, хезмәттәшлек итү теләге икебездән дә чыга иде», — дип искәртте клубның президенты Максим Сушинский.

Эмиль Гариповның уйнау теләге төрле детальләрдә дә күренә иде. Мәсәлән, ул «43» уйнау номерын «77»гә үзгәртте һәм яңа шлем ясатты. Шлемда Омск шәһәрендә урнашкан Себер җәмигъ мәчете, сулда — Истанбулдагы Айя-София сурәтләре иде. Шулай ук Мәккәдәге Кәгъбә һәм мөселман шәһәдәсе.

Яңа сезон башлану белән тренерлар Гариповка күбрәк ышана башладылар. Ул 2020/2021 сезонының барлык уеннарында да төп каркачы буларак торды. Менә хәзер атнаның иң яхшылары рәтенә керде.

«Авангард» клубының тренеры Боб Хартли Эмиль турында: «Гарипов әлегә барысын да булдыра, ул аркасына алган җәрәхәтеннән соң тулысынча терелде һәм аның урынына башка капкачы чыгарырга бернинди дә сәбәп күрмим», — диде.

Эмиль Гарипов — иң яхшы капкачыларның берсе. Аның кире шул формасына кайтуы сөендерә. Хәзер ул башка клуб өчен уйнаса да, аның туган клубына кайту теләге зур. Кем белә, бәлки, киләсе сезоннарда без аны «Татнефть Арена» уеннарында ешрак күрә башларбыз. 


Эмиль Гариповның туган көне: 1991 елның 15 августы.

Туган җире: Казан шәһәре.

Карьерасы: «Барс» (Казан) – 2009 - 2013; «Нефтяник» (Әлмәт) – 2008 - 2011; «Ак Барс» – 2011 - 2019; «Авангард» – 2019 елдан.

Казанышлары: Гагарин Кубогы иясе (2018); Россия чемпионы (2018); яшүсмерләр командалары арасында дөнья чемпионатының көмеш призеры (2009); яшьләр командалары арасында дөнья чемпионы (2011); Универсиада чемпионы (2009, 2010, 2011); Гагарин Кубогы финалисты (2014); КХЛның бакыр призеры (2017).

Эмиль Гарипов 2019 елның июнь аенда язучы, депутат Разил Вәлиевнең оныгы Җәмиләгә өйләнде. Апрельда яшьләрнең улы туды, аңа Хәлид исеме куштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100