Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Гарипов хәзер “Авангард” капкачысы

«Аның бик эшлисе килә, мотивациясе бар, ә спортта бу бик мөһим роль уйный», — ди клубның президенты Максим Сушинский.

news_top_970_100
Эмиль Гарипов хәзер “Авангард” капкачысы
https://www.hawk.ru/

30 ноябрь көнне, «Ак Барс» хоккей клубы үзенең сайтында «Барысы өчен дә рәхмәт, Эмиль!» дигән язу эленде. Шул вакыттан бирле Эмиль Гарипов рәсми рәвештә башка Казан клубының капкачысы булмавы турында беленде.

Социаль челтәрләрдә капкачының Омск шәһәренең «Авангард» хоккей клубына күчүе турында сөйләнәләр иде. Бу дөрес булып чыкты. «Авангард» үзенең җанатарларына кышның беренче көнендә яңа капкачы Эмиль Гариповны тәкъдим итте.

Омск хоккей командасының икенче капкачысы Александр Судницын травма алу сәбәпле, клуб яхшы капкачыга мохтаҗ иде. Ә монда туры килгәндәй, Гарипов «Ак Барс» белән контрактын өзде.

«Авангардның» официаль сайтында Максим Сушинский: «Александр Судницыннын терелүенә күп кенә вакыт китәчәк, шуңа күрә Игорь Бобоковны (ред. Клубның беренче капкачысы) алмаштыра алырдай ышанычлы капкачы кирәк. Хәзерге вакытта буш вариантлар алай ук күп түгел, ә Эмиль Гарипов Гагарина кубогына ия булучы хоккейчы ”, — дип искәртә.

Ә Эмиль Гарипов үзе «Авангардның» «Парковая 2.0» тапшыруында, журналист Алексей Шевченко белән мондый диалог алып бара:

Искәрмә: Омск шәһәрендә клубның аренасында ремонт булу сәбәпле, команда хәзерге вакытта Балашиха шәһәрендә уйный.

А.Ш. : Нинди дәрәҗәдә сиңа Балашиха ошады? Син бу җиргә гашыйк булдыңнмы?

Э.Г. : Искиткеч җир.

А.Ш. : Казаннан әйбәтрәк бит инде, әйеме?

Э.Г. : Юк, — ди капкачы.

Шулай итеп, Эмиль Гарипов хәзер бернигә дә карамастан «Авангард» хоккей клубының капкачысы булып санала. Контракт бер сезонга исәпләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100