Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Гарипов Айя-София мәчете һәм Кәгъбә сурәте төшерелгән шлем ясаткан

Шлемда Омсктагы Себер Җәмигъ мәчете дә, мөселман шәхәдәсе дә бар.

news_top_970_100
Эмиль Гарипов Айя-София мәчете һәм Кәгъбә сурәте төшерелгән шлем ясаткан
Илнар Төхбәтов

Капкачы Эмиль Гарипов яңа шлемын күрсәтте. Бу турыда «Авангард» хоккей клубының Твиттердагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Шлемның уң ягына Себер Җәмигъ мәчете сурәтләнгән, ул Омск шәһәрендә урнашкан. Башлыкның сул ягында Истанбулдагы Айя-София мәчете төшерелгән. Шлемның түбәсендә Мәккәдәге Кәгъбә, өстә мөселман шәхәдәсе дә бар», диелә бу хәбәрдә.

«Кайсы мәчет икәнен белсенннәр өчен „Омск“ дигән язу да бар. Миннән „Казанныкымы“ дип сорыйлар. „Казанныкы булырга, мин ‚Ак Барс“та уйнамыйм бит», — ди Эмиль Гарипов.

Былтыр ноябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы капкачы Эмиль Гарипов белән килешүне өзүе турында рәсми рәвештә белдерде. «Эмиль Гарипов „Ак Барс“тан китә — килешү якларның ризалыгы белән өзелде», — дип хәбәр итә клубның рәсми сайты.

Клуб уенчыга команда составында үткәргән тугыз сезон, шулай ук өченче Гагарин Кубогын яулауда керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, капкачыга алдагы карьерасында уңышлар теләде.

«Ак Барс» клубының генераль менеджеры Рәфыйк Якупов сүзләренчә, үзендә тәрбияләнгән уенчы белән хушлашырга туры килгәнлектән, бу клуб җитәкчелеге өчен бер дә җиңел адым булмаган.

«Шулай да килеп туган вәзгыятьтә без ике як өчен дә иң яхшы карарга килдек — клуб та, уенчы да саубуллашкан вакытта бер-берсенә дәгъва белдерми, бу да бик мөһим», — дип белдерде Якупов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100