Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китүе турында: «Баш тренер мине командада күрмәде»

«Сайлар әйбер алай юк иде», — ди капкачы.

news_top_970_100
Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китүе турында: «Баш тренер мине командада күрмәде»
ХК "АК Барс"

«Ак Барс»ның элеккеге капкачысы үткән сезонда «Авангард» хоккей клубына күчте. Хәзер ул Омск шәһәре клубының төп капкачысы булып санала. Гариповның «Матч» сайтына биргән интервьюсының кечкенә өлешен тәкъдим итәбез.

Эмиль, сез «Ак Барс»та алган җәрәхәттән соң бер ел уйнамадыгыз. Казан табиблары озак кына сезнең белән нәрсә булганын белә алмадылар. Хәзер бүсерегез авыртмыймы?

Аллага шөкер, аның турында искә дә төшергәнем юк.

Элек сез бу әйберне әйтә алмый идегез, бәлки, хәзер әйтерсез. «Ак Барс»та чыннан да травмаларны сыйфатлы дәрәҗәдә реабилитацияләү һәм диагностикалау булмадымы?

«Ак Барс» — мине үстергән һәм тәрбияләгән туган клубым, мин аның турында берәр начар әйбер әйтермен дип уйлыйсызмы? Анда эшләгән һәм эшли торган кешеләргә һәрвакыт җылылык белән карадым. Клубны һәм аның эшчеләрен яратам, хөрмәт итәм, алар турында бернинди дә начар сүзләр әйтәсем килми. Мин бер ел буе хоккейсыз тордым. Димәк, Аллаһ Тәгалә шулай теләгән. Хәзер мин «Авангард»та, минем барысы да яхшы. Миңа уңыш елмайды. Килешүне сезонның ахырына кадәр төзегәнем өчен мин бик шат.

Барысы да яхшы икәнен кайчан аңладыгыз?

Үткән сезон томанда шикелле үтте. Яңа командага сезонның уртасында гына кушылып китә алдым. Шулай да мин бит инде үземнең карьерамны бары тик бер клуб системасында гына үткәрдем. Үткән хоккей елында «Ак Барс» өчен уйнарга чыкканда, нәрсә булганын аңламый идем. Башым шартлый язды. Аннары инде аңладым: мин бу хәлгә гел басым ясыйм икән, моннан бер яхшы әйбер дә чыкмаячак. Гел бер закон белән яшәргә тырыштым: синнән биегрәк булганнарга гына түгел, кайвакыт аска карарга кирәк. Кешеләр сугышка китәләр. Өйгә кайтачаклармы алар, юкмы — беркем белми. Кемдер ачлыктан интегә. Минем барысы да яхшы, барысы да исән, бар нәрсәм дә бар. Шулай булгач, бер клубтан икенче клубка күчү, башкаларның тормышлары белән чагыштырганда — вак-төяк.

Бар нәрсә дә туган, дисез. Ник «Ак Барс»та калмадыгыз? Күчү сезгә бик җиңел булганына ышанмыйм.

Клуб җитәкчелеге минем калуымны бик нык теләде. Ләкин ул вакытта башка клубка күчү — бердәнбер дөрес карар иде. Мин җәрәхәтем аркасында бер елны уйнамыйча үткәрдем. Баш тренер мине командада күрмәде. Тагын бер ел «лавкада» утырсам, аннары карьерамны тәмамларга да була иде. Ике ел практикасыз йөрсәм, беркемгә дә кирәкмәгән булыр идем. Бер яктан, карарым бик авыр иде, икенче яктан — сайлар әйбер алай юк иде. Карьерамны дәвам итү өчен ниндидер корбаннарга барырга туры килде.

Сезнең НХЛга барырга теләмәгәнегез дөресме?

Дөрес.

Барысының да НХЛда уйныйсы килә. Ник сезнең теләгегез юк?

Мин анда чыннан да 26 яшьтә китә ала идем. Ләкин тормыш хәлем калырга мәҗбүр итте.

Хәзерге вакытта берәр мөмкинлек килеп чыкса, барачаксызмы?

Әлбәттә! Хәзер уеныма игътибар булсын өчен, миңа дәрәҗәле рәвештә уйнарга кирәк. Аннары күз күрер. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100