Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Галимов «Ак Барс»тан китә: хоккейчыга нәрсә ошамаган?

Һөҗүмче «СКА» хоккей клубы белән ике елга яңа килешү төзеде.

news_top_970_100
Эмиль Галимов «Ак Барс»тан китә: хоккейчыга нәрсә ошамаган?
архив / Владимир Васильев

Соңгы атналарны хоккей дөньясын, әйтерсең, ниндидер хаос биләп алды. Континенталь Хоккей Лигасында «жесткий потолок зарплат» дигән төшенчә барлыкка килде.

«Потолок зарплат» — һәр клубны хоккейчылар белән яңа килешүләр төзегәндә финанс яктан туктатып тору алымы. КХЛда «потолок зарплат» 900 миллион сум итеп билгеләнә. Димәк, клуб хоккейчыларының хезмәт хакын җыеп кушсак, ул 900 миллионнан да күп булырга тиеш түгел. Югыйсә, клуб чемпионатта катнашмаячак.

Әлбәттә, күп кенә хоккейчыларның хезмәт хакын яртыга, яисә аннан да артыгракка кисәргә туры киләчәк. Командаларга бу хакта лиганың җитәкчелеге өч ел элек әйтә башлаган иде инде, ләкин кайбер клублар бу хакта яңа гына кайгырта башладылар.

Моның турында алданрак борчылган хоккей клублары үзләренең уенчылары белән күпьеллык контрактлар төземәде. Хоккейчыларның бер өлеше бу хәлгә аңлап караса, икенчеләре, көйсезләнеп, керемнәрен киметүдән баш тарта.

Көйсезләнгәннәр рәтенә «Ак Барс» клубының хәзер инде элеккеге һөҗүмчесен Эмиль Галимовны да кертеп була. Җанатарлар фикере буенча, клуб хоккейчы белән финанс яктан килешә алмаган. Хоккейчы хезмәт хакын арттырырга теләгән. Бу хәбәрне «Ак Барс»ның инстаграм аккаунтында комментарийларда язганнар. Җанатарлар барысы да Галимовны акча өчен китүдә гаепли.

«Аны җибәрмәскә, килешү төзергә теләгәннәр, ләкин акчасы канәгатьләндермәгән», «Нигә сез барыгыз да Галимовны жәллисез? Ул клубны түгел, ә акчаны сайлаган», — дигән комментарийлар калдырганнар инстачылар.


30 апрельдә Эмильнең Казан клубы белән килешүе тәмамланды, ә 1 майда Галимовның яңа клубы - Санкт-Петербургтагы «СКА» үзенең рәсми сайтында хоккейчының анда күчүе турында җанатарларга хәбәр итте.

«СКА» хоккей клубы Галимов белән ике елга килешү төзегән. Үзенең күчүе турында хоккейчы: «Бик уңай хисләр кичерәм. Шундый традицияле клубка күчүемә шатмын. Петербург командасының максатлары гел югары, әлеге системаның бер өлеше булып, шушы максатларга бергәләп ирешәсе килә», — дип клубның матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында сөйләгән.

Үткән сезонда Галимов «Ак Барс»ның иң яхшы уенчыларының берсе иде. Ул барлыгы 51 уенда 25 очко җыйды. Файдалык күрсәткече: +3. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100