«Елый-елый язылды» — Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр
Илсөя Бәдретдинова «Мин яратып китеп барамын» дигән яңа җыр яздырган.
Илсөя Бәдретдинова үзенең яңа җырын тәкъдим итте. Күңелгә үтеп керә торган җырның шигырен җырчыга Ренат Галиәскәр язып биргән. Көе — Илдус Дәүләновныкы.
«Күптән күңел түрендә йөрткән сүзләр… Елый-елый язылган җыр… Төгәл беләм, күпләрнең күңелендәге кичерешләр… «Мин яратып китеп барамын…» — дип яза ул инстаграмда.
Җырны тыңлаган инстачыларның ушы киткән. «Молодец, ниһаять, искиткеч жыр тудыргансыз», «Менә бары тик сез генә шундый җырлар җырлыйсыз», «Ренат Галиәскәр хит язып биргән», «Вәт булган бу, карчык», «Тагын апа йөрәкне ярып бәрде», «Йөрәктә андый хисләр юк, ләкин булмаса да, дөньяның астын-өскә әйләндердең», «Рус эстрадасында Аллегрова кебек, татарда сез балкыйсыз. Икегездә дә серле харизма бар, минемчә. Репертуарыгызда төрле кичерешле жырлар, зәвыклы аранжировкалар», «Чыкса синнән чыга инде. Башка кешедән чыкса да, моның хәтле булмас, ну кызый», — дип мактаган алар җырны да, Илсөяне дә.
Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.