Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елый-елый карадым» — Зәйнәб Фәрхетдинова бер видеода үзенең балачагын таныган

Җырчы үзенең авыр балачагы, ямаулы киемнәр киеп үсүе турында яза, хатирәләрен яңарта.

news_top_970_100
«Елый-елый карадым» — Зәйнәб Фәрхетдинова бер видеода үзенең балачагын таныган
Салават Камалетдинов

Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмга бер видео урнаштырган. Әлеге видеода ул үзенең балачагын күргән.

Кечкенә чагымда минем вельвет материалдан кул белән сырып тегелгән камзулым бар иде… Әле төсен дә хәтерлим, куе яшел. Ул киемне бакчага да, уенга да, кунакка да кидертә иде әнием. Башка кием булмагандыр, замана шундый иде. Кечерәеп, тузып беткәнче, ямый-ямый бер кием кия идек. Яңа киемне саклап торырга туры килә иде. Ямау күбрәк ыштан, колготки, триколарның төбендә, күренми торган җирендәрәк була иде.

Сез дә шундый ямаулы кием кидегезме соң ул?

Ә ул камзулга килгәндә, миңа аны кигәч, нигәдер бик ышык, рәхәт була иде. Нигә рәхәт икәнен дә беләм, анысы хакында башка постта язармын, озакка китә.

«Кызым, ни киярсең икән?» — дип сорагач, әнигә кул белән ишарәлап мин шул яшел камзулга төртә идем.

Кешенең күңелендә онытылмаслык булып шундый бәхетле, истәлекле, күңелле-күңелсез вакыйга, мизгелләре уелып кала, бигрәк тә балачакның.

Ниндидер бер вакыйгадан соң алар кабат яңара. Минем белән дә бүген менә шулай булды. Язмадагы сөйкемле балага карап, уземнең кечкенә чагым искә төште…

«Кара әле бу гел миңа ошаган бит…» дип, бу видеоны 10 тапкыр елап карадым. Нинди генә «чумазая», «неряшка» булса да, минем балачагымдагы кебек дип сагынып утырдым. Артта да әнкәй басып тора кебек, — дип язган ул.

Зәйнәб Фәрхетдинованың әлеге постыннан соң, инстачылар да зәңгәрле-аклы төстәге, шакмаклы коңгыртякалы пәлтәләрен, төп салынган йон носкиларын, әниләре балачакта киеп йөргән сапогиларны, кызыл язгы пәлтә белән кызыл бутыйларын искә алганнар.

Җырчыга гадилеге һәм эчкерсез булганы өчен рәхмәт белдергәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100