Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елыйсыларым килә» – Илнат Фәрхуллинның хатыны исеменә мошенниклар кредит алган

news_top_970_100
«Елыйсыларым килә» – Илнат Фәрхуллинның хатыны исеменә мошенниклар кредит алган
Фото: видеодан скриншот

Җырчы Илнат Фәрхуллинның тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисты, биюче Регина Гәрәева мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ул сторисларында сөйләде.

«Мин бүген бер хәлгә юлыктым. Көләсем дә килә, елыйсым да килә. Банкка барып, үземә счет ачтырган идем. Ярый барганмын әле. Счетны ачтык та, шатланып утырам. Менеджер белән кушымтасын да куйдык. Берзаман менеджер миңа: «Сезнең счетта акча бар бит», – ди. «Ничек инде? Без бит бу счетны әле генә ачтык», – дим. «309 мең сум сезнең счетта», – диләр. Көләм әле, банк бүләк ясадымы әллә миңа, дим. Мин шокта. Шуннан ачыклый башладык.

Менеджер башка хезмәткәрне чакырды. Базадан карый башладылар һәм миңа: «Регина Азатовна, сез июньдә кредит алгансыз бит», – диләр. «Нинди кредит, бернинди кредит та алмадым», – дим. Күзләрем шар булды. «Менә 17 июньдә 400 меңнән артык кредит алгансыз», – дип дәвам итә болар.

Калтырап төштем, елыйсыларым килә. «Бернинди кредит та алмадым, белсәм, бу акчаларны кулланган булыр идем», – дим. «Мин бит сезнең клиент түгел, картам да юк иде», – дим. Базадан карыйлар, чыннан да кушымтага бүген генә кергәнмен. Менеджерлар үзләре дә шокта калды.

Илнат: «Кредитны ябыйк, без бу акчаларны кулланмадык бит», – дигән иде. Менеджер сүзләренчә, бу акчалардан ай саен ниндидер билгеле бер сумма алып барганнар. Минус 109 мең. Ягъни, безгә бу кредитны япкан очракта да, 109 мең сум акча өстәп түләргә кирәк булачак, күз алдына китерәсезме?

Кыскасы, гариза яздык. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, бу – ниндидер махинацияләр, ниндидер мошенниклар эшедер. 2 көн эчендә банкта тикшерәчәкләр. Кайнар линиягә дә шалтыраттык», – дип аптырап сөйләгән Регина.

Авыр хәлдә калган артист: «Бәлки, минем хәлдә калган кешеләр бардыр, нишләргә?» – дип, язылучыларыннан киңәш сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100