Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елый-елый яшәргә тырышабыз» – 27 яшьлек табиб Разиф яралыларны коткарганда һәлак булган

news_top_970_100
«Елый-елый яшәргә тырышабыз» – 27 яшьлек табиб Разиф яралыларны коткарганда һәлак булган
социаль челтәрләр

14 сентябрь көнне Башкортстанның Белорет районы Габдүк авылында хәрби табиб Разиф Шөгаеповны соңга юлга озатканнар. Ул яраланган содатларны хәрби хәрәкәтләр барган урыннан коткарган вакытта һәлак булган. Бу хакта «Мой Башкортстан» сайты хәбәр итә.

Разиф Шөгаеповка 27 яшь булган. Ул Санкт-Петербургтагы С.М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясен тәмамлаган. Гаилә коргач, Разиф хатыны белән бергә Сахалин өлкәсендәге хәрби частькә күчерелә. Артиллерия дивизиясендә фельдшер, өлкән прапорщик буларак хезмәт итә.

Махсус операциягә узган елның июлендә китә. «Үлеп баручыларны коткарган өчен», «Хәрби берәмлекне ныгыту өчен» һәм «Махсус операциядә катнашкан өчен» медальләре, «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.

Разиф Шөгаеповны җирләргә якыннары һәм дуслары, хезмәттәшләләре җыелган. Разифның Габдүк авылындагы укытучылары егетнең бары тик «бишле»ләргә генә укуын, оештыру сәләте көчле булуын әйткән. Алар сүзләренчә, Разиф хәрби очучы булырга хыялланган.

Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта сүзләренчә, Разиф – бик күп гомерләрне саклап калган герой.

«Разифта булган барлык сыйфатлар да аның илебезнең чын сакчысы булуын күрсәтә иде. Гадел, изге күңелле, ачык егет. Махсус операциядә вакытта ул үзенең кыю, батыр йөрәкле булуын да дәлилләде», – дип сөйләгән башлык хушлашу чарасында.

«Жәл шултиклем, матур егетләрнең яшәр генә чаклары ла соң... Җаны җәннәттә булсын Разиф балакайның»,
«Белемле асыл егетләр әрәм була», – дип язалар Разиф турындагы пост астына.

Разифның әнисе Газизә: «Ничек түзәргә?» – дип язган. Моңа җавап итеп, Гөлимзадә Сөнәгатова: «Ничек кенә авыр булса да, түзәргә туры килә шул, менә 7 ай улыбызны югалтуга, елый-елый яшәргә тырышабыз, тик күңел каткан, ташмыни? Түземлек, сабырлыклар сезгә», – дип яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100