
Бер концертта Эльвира Хамматова үзенең сәхнәгә тәүге адымнарын ясаганда башкарган җыры – «Яшьли сөйгән ярым»ны җырлаган. Матбугат битләрендәге әңгәмәләрендә ул әлеге җырны үзенә шоу-бизнес дөньясына юл ачкан, халыкка таныткан җырым дип тә атый. Җырчы әлеге җырны үзеннән дә яхшырак башкаручы булмаячагына да басым ясый.
«Соңгы араларда бу җырны яңартып җырлаучылар күбәеп китте. «Минеке» дип күкрәк киереп, талашып йөрергә җыенмыйм. Тик… «Яшьли сөйгән ярым» җырының башка үтемлерәк варианты булмас инде ул. Ни диярсез, дуслар?» – дип сорый ул сәхифәсен күзәтеп баручылардан.
Эльвираның әлеге җыры күпләргә яшьлеген, балачагын искә төшергән. «Бу – иң матур балачак җырларыбызның берсе», «Беркемгә дә бирмәгез, бик матур», – дип язалар аңа.
Соңгы вакытта күп кенә җырчыларның элекке җырларын яңартып җырлавына ишарә ясап: «Бозмагыз, зинһар җырларыгызны», – дип киңәш бирүче дә булган.