Бер концертта Эльвира Хамматова белән күңелле хәл булган: ул халык янына күлмәгенең замогы күтәрелеп бетмәгән килеш чыккан.
Җырчы, төрле җырлардан торган тезмәне тамашачы белән бергә башкару өчен, микрофонын тотып, сәхнәдән төшкән. Куплетларны үзе башлап, халыкка да дәвам итәргә тәкъдим иткән. Тик бер мизгелдә ул ниндидер көтелмәгән хәл булуын аңлап ала, шушы вакытта күпләр телефоннарын күтәреп, видео төшерә башлый.
«Берегез килеп күтәрмәсме, дигән идем дә, йөреп торам инде шулай» – дип шаярта җырчы, күлмәгенең замогы күтәрелеп бетмәвен аңлап алып. Аннары шушы хәлдән «коры гына» чыга: «Абый, җаным, сезнең кырыйга киләм», – дип, төп игътибарны матур җырлаучы абзыйга күчерә.
Күтәримме, ди. Миң аңламадым әле башта нәрсә күтәрә икәнен, – дип, нәрсә булганны аңлавын белдерә Эльвира Хамматова.
«Мондый күңелле мизгелләр гел булып тора, төшереп торучы гына булмый», – дигән сүзләр язып, җырчы социаль челтәрдә шушы видеоларны урнаштырган.