Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хәйруллина: «Карагыз әле кемне очраттым, таныдыгызмы?»

news_top_970_100
Эльвира Хәйруллина: «Карагыз әле кемне очраттым, таныдыгызмы?»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйруллина сәхнәдәше Эльвира Розалины очраткан. Уртак фотоны социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә күрсәткән ул. 

«Бүген көтмәгәндә-уйламаганда очраштык. Бик рәхәт булды. Бөтен хатирәләрне, элекке вакытларны искә төшереп утырдык. Ә сез таныдыгызмы бу матур кызны?» – дип сораган ул.

Күбесе Эльвира Розалины таныган. «Розали, әлбәттә. Икегез дә матур төшкәнсез» – дигәннәр  «Әйе, исемен оныттым, тик мин аны беләм», – дип комментарий калдыручы да булган.

Эльвира Хәйруллина белән Эльвира Розали икесе дә бер чорда сәхнәгә чыгып популярлашкан артистлар. Эльвира Хәйруллина сәхнәләрдә сирәк булса да күренә әле. Ә Эльвира Розалиның тамашачы белән элемтәсе юк дип әйтергә була. 2018 елда ул «Интертат» хәбәрчесенә сәхнәләрдә, экраннарда күренергә акчам юк дип сөйләгән булган.

Эльвира Розалины таныткан җыр:

«Әбекәем, әбекәй, дим,

Йөрмә миңа тагылып,

Җәннәткә киткән бабайны

Утыр өйдә сагынып».

Исегезгә төштеме? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100