news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хәйруллина - Рөстәм Закировка: «Синең аркада кияүгә дә чыкмадым!»

news_top
Эльвира Хәйруллина - Рөстәм Закировка: «Синең аркада кияүгә дә чыкмадым!»

Казан филармониясенең «Австралиягә – сабантуйга» концерт тамашасында Эльвира Хәйруллина белән Рөстәм Закиров арасында бик кызыклы диалог бара. Сюжет буенча, Эльвира – Рөстәмгә гашыйк булып йөргән кыз.

- Мине кияүгә алырсың дип өметләндем... Синең аркада кияүгә дә чыкмадым бит! Ничек итеп мине ташлап китмәкче буласың син? – дип Эльвира.

- Нишләп аны алданрак әйтмәдең? Сиздермәдең? – ди Рөстәм Закиров.

- Мин сиздермәдемме? Мин әйтмәдемме? Ха-ха-ха! Соң бит аны бөтен кеше, бөтен халык белә. Син генә җансыз бүкән, берни күрмисең дә, сизмисең дә, һаман йоклыйсың, сиңа бәрәңге генә кирәк! – дип төртеп җибәрә Рөстәм Закировны Эльвира Хәйруллина.

Эльвира Хәйруллина «Кар өстендә кызыл миләш» җырын башкара һәм җыр азагында ул, сюжет буенча Рөстәм Закиров белән «дуслаша».

Комедия жанрында иҗат ителгән программада җырлар, биюләр, популяр җырчылар катнашында бик күп көлкеле ситуацияләр бар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар