Эльвира Шакирова: «Мин – татар эстрадасына хыянәт итми торган милләтпәрвәр журналист»
«Татар журналисты» сәхифәсендә – шоу-бизнес өлкәсендәге кызыклы язмалары белән танылган журналист Эльвира Шакирова. Эксклюзив интервьюда ул татар эстрадасының ничек үзгәрүе, артистларның гонорарлары, телевидениедә алган яңа тәҗрибәсе турында сөйләде.

Эльвира Шакирова белән әңгәмәнең беренче өлешендә «Интертат» беренче татар электрон газетасында эшләве, артистлар арасындагы хайп һәм шәхси тормыш турында сөйләшкән идек. Әңгәмәнең дәвамын – икенче өлешен тәкъдим итәбез.
«Өч тиенлек клиплар төшерәләр»
– Соңгы 10 елда татар эстрадасы тыңлаучы күзлегеннән түгел, ә журналист күзлегеннән ничек үзгәрде?
– Клипларга килгәндә, аларның күбесе түбән дәрәҗәдә, профессиональлек җитми. Үзләренең иҗатына җиңел караучы артистлар бар. «Ярамаган әле», – дип, өч тиенлек клиплар төшерәләр. Хәзер халык бик акыллы, бөтен нәрсәне аңлый, интернеттан карап беләләр.
Зәвыклылык җитми.
Замана белән бергә атларга кирәк. Хәзер бит интернет заманасы: карарга, өйрәнергә, кызыксынырга була. Булсын өчен генә җыр яздыру, клип төшерү – кирәкле нәрсә түгел, эшләмәвең хәерле. Бер булсын, ләкин ул сыйфатлы, профессиональ булсын. Шул вакытта кеше синең иҗатыңа игътибар итәчәк, сыйфатлы продукт тиешенчә бәяләнәчәк. Клиплар, җырлар – артистның визит карточкасы.
Машинада йөргәндә радио тыңлыйм. Элек мин һәр җырчыны белә идем, кайсы җырны кем җырлаганын әйтеп бирә ала идем. Хәзер әйтә алмыйм, буталам. Йә җырлары, йә тавышлары, йә аранжировкалары охшаш. Көйне – көйдән, җырчыны җырчыдан аеруы кыен.
Элек тә җырчыларга «төрле авторлар белән эшләгез» дип әйткәнем, язганым булды. Эшләмиләр. Бер үк авторлар белән эшләргә өйрәнгәннәр. Әлеге автор популяр хитлар иҗат икәч, шул җыр популяр була, диләр. Бер ияләнгән кеше белән эшлиләр.

Флюра Сөләйманова белән
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
– Татар эстрадасы да Мәскәү яки Европа шоу-бизнесына иярәме?
– Бер көнне бер клип күзгә чалынды: яшь җырчы кыз башкара, Европага якын итеп төшерелгән. Аерма әллә ни юк та кебек.
Татар шоу-бизнесы Европага якын әйберләр иҗат итә калса да, безнең менталитет аны аңламаячак.
Безнең халык милли форматтагы продуктны кабул итә. Шуңа күрә монда зур сорау туа: кабул итәрләрме? Яшьләргә ошарга мөмкин. Сүз дә юк, эстрадага яңалык кертәсе килә. Әмма артистлар үзләре дә ничек һәм нәрсә булырга тиешлеген күзалламый, белми кебек шикелле тоела.
Ирле-хатынлы дуэт җырлаучылар гаять күп бездә. Күбесе популяр, димәк, халык кабул итә. Шулай булгач, бу өлкәдә экспериментлар ясап булыр иде. Көтелмәгән, үзенчәлекле дуэтлар җитми шикелле. Социаль челтәрдә Алсу белән Ева Власованың дуэтын күрдем. Әлеге җырны барлык радиостанцияләрдә яңгыраталар, бик кызык яңгырый. Алсу берара югалып тора да, аннары бер шаукым белән җырларын, клипларын тәкъдим итә. Менә шундый көтелмәгән дуэтлар кирәк.

Раяз Фасыйхов белән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Рус эстрадасыннан татар эстрадасын нәрсә аерып тора, дип уйлыйсың?
– Безнең татар мелизмнарын бер нәрсә белән дә алыштыра алмас идем. Безнең халыкка гына хас бормалар бик матур. Ул кайбер артистлар җырлаганда нык чагыла. Соңгы вакытта артистлар киемнәрендә милли орнаментлар куллана башлады. Сөмбел Билалова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Айгөл Бариева, Алинә Шәрипҗанова, Лилия Муллагалиева, Гөлназ Закирова, Динә Закирова һ.б. Сәхнәгә миллилек чыга башлады, һәм әлеге милли образлар артистларга килешә дә.
«Шаян ТВ»дагы яшь буын «Мәйдан», «ТНВ» каналларында да чыгыш ясый. Алар да образларында түбәтәй, калфак кебек милли әйберләр бар. Шушы күренеш тә шатландыра.

Гүзәл Идрисова белән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татарча сөйләшмәүчеләр Салават, Хәния, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев җырларын гына белә, бу исемлекне зурайтасы килә»
– Телне куллану даирәдә кими бара, балалар русча гына сөйләшә, дип чаң сугучылар бар. Ничек уйлыйсың, татар эстрадасы телне саклап калырга ярдәм итә аламы? Шунысына да сөенерсең: кайбер җырларның текстлары ташка үлчим булса да, барыбер татарча бит ул, дисең. Рус сүзләре сөйләмгә үтеп керсә дә, җыр текстларында ул кадәр үк юк әле.
– Рус телле танышларым арасында да татар җырларын тыңлаучылар бар. Хәзерге эшемдә дә: «Ә син беләсеңме, менә шундый җырчы бар. Аның белән сөйләшкәнең бармы? Ә миңа аның җырлары ошый», – дип әйтеп куялар. «Тагын нинди җырларын беләсең?» – дим. Рус телле аудитория татар җырларын белә, әмма ул исемлекне зурайтасы килә. Салават, Хәния Фәрхи, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев – шуларны гына беләләр. Мин аларга: «Безнең эстрада алар белән генә чикләнми. Менә шушы-шушы артистның җырларын да тыңлап кара әле», – дим.
Кайберәүләр, социаль челтәремнән күреп: «Кем җырлый моны?» – дип кызыксына. Җыр аша татар теленә кызыксыну бар. Кайбер артистлар татарча төзек җөмләләр белән сөйләшә белмәсә дә, татарча сөйләргә тырыша. Авылдан чыккан җырчылар да күп, алар татарча иркен сөйләшә. Шәһәрдә туып үскән җырчылар да вата-җимерә сөйләшә әле. «Без татар редакциясендә эшлибез, мөмкин кадәр татарча сөйләш», – дип әйтәм артистка.
Аннан соң, минем телевидениедә дә эшләү тәҗрибәсе бар. Мәкалә язган вакытта тәрҗемә итеп була, ә телевидениедә нәкъ менә татарча сөйләшү мөһим.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
«Альтернатив музыка миңа «не зашло»
– Тагын бер юнәлеш – альтернатив музыка да барлыкка килгән иде. Мубай, Зуля Камалова, Илгиз Шәйхразиев, Рәдиф Кашапов һәм башкалар. Ничек уйлыйсың, алар татар эстрадасына конкурент була аламы? Кайбер яшьләр нәкъ менә аларны тыңлый бит.
– Ничә ел эстрада, шоу-бизнес темасына язып, күп дигәндә, 1-2 тапкыр альтернатив музыка концертына барганым булгандыр. Ничек әйтим, «на любителя». Аларның үзләренең тамашачысы бар. Алар да булырга тиештер. Ләкин эстрада тыңлаган кеше альтернатив музыка концертын тыңлый алмый дип уйлыйм. Миңа «не зашло». Татар журналистлары арасында альтернатив музыкага үлеп китеп гашыйк булып тыңлаучылар бар. Шулай ук, эстрада белән альтернативаны «чүпкә» салып, бөегрәк музыка жанрын – операны яратучылар да бар.
Миңа бер өлкән татар журналисты: «Йөрисең инде эстрадаң белән, кем тыңлый, кемгә кирәк инде», – диде. «Син нәрсә тыңлыйсың соң?» – дигәч: «Рөстәм Яхин әсәрләрен тыңлыйм», – диде. «Бик әйбәт. Яхиннарны тыңлый белгәч, мин сиңа сокланам», – дидем. Һәр чорның – үз тыңлаучысы. Һәркем күңеленә нәрсә якын – шуны сайлый. Әгәр дә татарча җырлыйлар икән, альтернатив музыка да булсын. Алар да татар телен саклауга беркадәр өлеш кертә.
Мин аларның күбесен нәрсә җырлаганын аңламыйм, миңа барып та җитми ул. Сүзтезмәләр, сүзләр җыелмасы... Бер яктан карыйсың, татарча да яңгырый. Икенче яктан, бер-берсенә бөтенләй дә бәйле булмаган сүзләр. Чит ил кешесе: «Татар теле шулкадәр катлаулы икән», – дип уйлый торгандыр. Чынлыкта, татар теле ул кадәр катлаулы түгел. Аеруча, эстрададагы такмак җырларны алсак…

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Топ» артистларның зур суммалар соравы мине гаҗәпкә калдыра»
– Артистлар сөйләгәннән шуны ишетергә туры килә: хәзер эстраданың югары баскычында, гомумән, халыкның күз алдында торуы кыен, чөнки күп акча сарыф итәргә кирәк, диләр. Кайбер җырчылар, эстрадада җырлаганнан соң, банкетлар, Сабантуйларда гына эшли башлый. Татар эстрадасы «йолдызы» булып балкып тору өчен кайсы юлдан баруы җайлырак икән?
– Хәзер «топ» булган кайбер артистлар элек туйлар-банкетлар алып бара иде. Аннан соң алар кинәт кенә популярлашты да, бу өлкәдән китте. Ягъни тиешенчә акча эшләп, тамада, банкет өлкәсеннән киттеләр. Әле кайберләре районнарда, авылларда җырлап йөриләр иде, хәзер инде алар зур-зур шәһәрләрдә концерт куя, авылларны бөтенләй оныттылар. Менә монысы – кызганыч хәл. Чөнки авыл кешеләре белән сөйләшкәндә: «Безгә ул элек килә иде, хәзер онытты, зур шәһәрләргә генә йөри», – диләр. Популярлаштың икән, димәк, син банкет җырчысы түгел, зур шәһәр аудиторияләрен яулыйсың, дигән тенденция бар микән ул? Бу тенденция бөтен җирдә дә бардыр, чөнки безнең артистлар Мәскәү артистларына иярә.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Банкетта эшләүнең бер начар ягы да юк, дип уйлыйм. Ул артист, килеп, синең бәйрәмеңне бизи. Җырласын, алып барсын, нәрсәсе бар аның? Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Динә һәм Рафаэль Латыйповларны карагыз, атаклы җырчылар – артистлар, юбилейлар алып баралар, җырлыйлар. Әгәр мөмкинлекләре, теләкләре бар икән, нишләп алып бармаска? «Бу – минем дәрәҗәмне төшерә», – диюче җырчыларга аптырыйм.
Шул ук вакытта «топ» артистларның зур суммалар сораулары мине гаҗәпләндерә. Күптән түгел бер танышым туйга җырчы сорады. Бер җырчыга бюджет – 50 мең, ди. Сораша башлагач, шаккаттым. «Топ» җырчыларның бәяләре 300, 500, 700 мең, 1 млн... Монысы инде – оятсызлык. Җырчылар, әлбәттә, шулкадәр сумманы биргәч – ала, әмма түләүчесе – дивана! Бу бәяләр каяндыр алынган бит, димәк, аларга кемдер түли. Түләүчесе булганда, алар бәяне күтәрә.
– Сабантуйларда авылның үзешчәннәре, талантлы кешеләре җырларга тиеш, аларга өстенлек бирелергә тиеш, дигән фикергә ни диярсең? Җырчыларга да Сабантуйларда зур суммалар түләнә торгандыр. Аларга шул акчаны тотарга кирәкме, дигән сорау тумыймы?
– Бу хәлгә күптәннән эчем поша. Мәсәлән, бер авылда шаулап-гөрләп Сабантуй уздыралар. Кыйммәтле, зур суммада бүләкләр, акчалата бүләкләр әзерлиләр. Сабантуйга читтән килүчеләргә, әйтик, квадроцикллар бирәләр. Ә авыл кешесенә гади техника, әйтик, фен бирелә. Бу – бер дә гадел күренеш түгел.
Авыл Сабан туе икән, димәк, анда авыл көрәшчеләре беренче урында торырга, иң затлы бүләкләр аларга бирелергә тиеш.
Ә калганы инде читтән килүчеләр арасында уйнатылырга тиеш.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Хәзер бездә бөтен әйбер киресенчә: артистлар арасында да шул ук хәл. Читтән килгән артистларны күккә чөяләр, аларга аерым чатырларда өстәл әзерлиләр, ашаталар, эчертәләр, ә үзебезнең талантларны хәтта сәхнәгә дә чыгармыйлар. «Юк, сиңа вакыт җитми, безнең тайминг бар, программага сыймыйсың», – дип, авылда яшәүче моңлы җырлаучыларны сәхнәгә кертмиләр дә. Читтән килгән артист почетта: аларга ашау да бар, акча да мулдан бирелә.
Гади авыл халкы бу күренешне өнәп бетерми: «Кемне шаккаттырыр өчен бу? Авыл халкына андый нәрсә кирәкми, безгә гади бәйрәм кирәк» – диләр. Минемчә, оештыручылар аны үзләренә дан алу өчен эшли, аларны бит аннары сөйлиләр, газеталарда язалар, телевидениедә күрсәтәләр... Ул – аларга дәрәҗәне күтәрү өчен кирәк. Бер-берсен уздырып, байлык күрсәтәләр.
«Чибәр, матур кешегә шундук игътибар итәм һәм сокланып карыйм»
– Интервью алганда үз героеңа гашыйк булганың булдымы?
– Булды. Әмма ул кеше шоу-бизнес өлкәсендә булса да, җырчы түгел иде. Аңа карата симпатия булып алды. Вакытлыча булгандыр инде ул, чөнки хәзер мин андый хисләр кичермим. Нишләптер ул вакытта интервью алганнан соң илһамланганмын. Ул кеше миңа ошады, берничә көн аны уйлап та йөрдем әле.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Без – барыбыз да иҗат кешеләре, була торган хәл дип уйлыйм. Урамда барганда да матур кешене күрсәм, мин аңа сокланып карап китәргә мөмкин. Янымда булган башка кешегә дә: «Кара әле, нинди матур кыз яки егет», – дип әйтә алам. Чибәр, матур кешегә шундук игътибар итәм һәм сокланып карыйм. Ләкин ул ярату вакытлыча гына: килә дә китә. Ул кеше аны белми дә кала.
– Әгәр дә үткән заманда яшәгән яки бөтенләй чит илдә – еракта яшәгән берәр артистка сорау бирә алу мөмкинлеге булса, ул артист кем булыр иде икән?
– Моңа кадәр уйланганым булмады. «Клон» сериалында уйнаган Бразилия артистларыннан алган синең интервьюны укыгач, кызык булып китте: алар да шушы дөньяда яши, без йөргән җирдән йөри, алар белән күрешеп очрашсаң, шәп булыр иде, дигән уй килде. Аерым артисттан интервью алыр идем дигән уем юк. Мин – татар эстрадасына хыянәт итми торган милләтпәрвәр журналист, үземнекен генә яратам (елмая).

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
«Эльвира Шакирова» дигән бренд бар бит!»
– Артистлар, җырчылардан алган интервьюларны халык та укый, язганыңны көтеп тә торалардыр. «Сезнең интервьюны барысы да укый», – дигән сүзләрне беренче тапкыр ишеткәч, нәрсә хис иттең?
– Беренче тапкыр шушы сүзләрне УНИКСта узган зур концерт турында күләмле репортажымны язгач ишеттем. Миңа кемдер: «Карале, сиңа репортаж язу шундый килешә икән. Бу жанрда яхшырак язасың икән», – дигәч, канатланган идем. Өлкән яшьтәге коллегам әйткән кебек исемдә калган. Шушы сүзләрне ишеткәч, тагын да кызып китеп, репортажлар, интервьюларны күбрәк яза башладым.
Сине мактыйлар икән, иркенәеп, йомшарып та китәсең бит әле. Тора-бара мактау сүзләрен бирелеп тыңламаска, игътибар итмәскә тырыша башладым. Интервьюлар язсам да, хәзер төп эшем журналистика өлкәсендә түгел, «Шәһри Казан» газетасы редакциясеннән киткәнемә 1,5 ел вакыт үтте.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
«Татмедиа»га киләм икән: «Синең язмаларың җитми, эченә кереп яза идең, синең кебек язучы юк», – дигән сүзләрне ишетәм. 2006 елдан бирле юкка эшләмәгәнмен, дигән нәтиҗәгә килдем. Димәк, чынлап та минем язмаларымны кеше укыган, минем исемне истә калдырганнар. Бервакыт бер коллегам: «Эльвира Шакирова» дигән бренд бар бит. Эшләгән эшең дә юк, ничек син аны булдырдың?» – дип әйтте. Көнләшеп тә әйтте бугай. «Белмим, укучылардан сора», – дидем. Ул да шулай әйткәч (ә ул – редактор кеше, үзенең сайты бар), юкка эшләмәгәнмен булып чыга.
Мин беркайчан да конфликтка кермәдем, гадел булдым, алтын урталыкны сакладым: мактамадым да, сүкмәдем дә. Ничек бар – шулай яздым.
Әйткәнемчә, һәрвакыт фильтрладым. Бәлки, шуңа да кешеләр минем белән ачылып сөйләшә торгандыр. Алар миңа тулысынча ачыла, ә мин нәрсә яраганын, ярамаганын үзем белеп, хәл итеп язам. Нәрсә кирәген, нәрсә ярамаганын син аңларга тиеш. Шуңа да син – журналист, осталыгың булырга тиеш.

Сул якта – Азат Абитов, Азат Фазлыев белән. Уң якта – Зөлфия Авзалова белән.
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
«Журналистика – иҗади дөнья, ул мине һәрвакыт үзенә чакыра»
– Инде 1,5 ел син риэлторлык өлкәсендә. Шушы вакыт аралыгында журналистикага кире кайтасы килгән чаклар булдымы?
– Илһам килгән саен әле дә язарга тырышам, һәм язмаларым газетада басыла, сайтта чыга. «Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Радик Сабировка рәхмәтем зур. Редакциягә юлны оныттырмый, һәр чарага, һәр бәйрәмгә чакыра. Ул эндәшкәч, үзем дә канатланып киләм. Журналистика – иҗади дөнья, ул мине һәрвакыт үзенә чакыра, дәшә. Кем белә, бәлки, кайтырмын да. Булмас димә – дөнья бу, диләр. Күбесе миңа: «Барыбер кайтасың әле син», – диләр.

Сул якта – Ришат Фазлыйәхмәтов белән. Уң якта – Ленар Кәшәфетдинов
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Мин параллель рәвештә «Мәйдан» каналы белән дә эшлим, әйтик, хәзер Яңа елга – сентябрьдә булачак концертка әзерләнәбез, сценарийлар язам. Моңарчы мин программаларга гына сценарийлар яза идем. Телеканал җитәкчесе Диана Рифкатовнаның исемен әйтмичә булдыра алмыйм, ул мине телевидениегә алып керде. «Юк, юк», – дигән саен ул миндә өмет күрде. «Син булдыра аласың», – дип ышанды. Әле бер, әле икенче тапшыруга алындым, сценарий язуны миңа ышанып тапшырды. Баштан концертларга гына яза идем, хәзер инде ничә ел Яңа ел программасына да сценарий әзерлим.
«Журналистларны сүгәләр һәм сүгәчәкләр»
– Традицион соравым: яшь журналистларга нинди теләк-фикерләреңне әйтер идең? Үз тәҗрибәңә таянып.
– Журналистикада үз өслүбеңне булдыру шарт. Кешене кабатламасыннар иде. Бездә андый журналистлар да бар: теге яки бу журналист стиленә охшатып язалар, һәм аңлашылмый: язманы ул язганмы, башка кешеме…
Һәр журналистның үз стиле булырга тиеш, стилегезне булдырып, аңа тугры булып калыгыз. Интернеттан күчереп алмасыннар иде. Син яңалыкны халыкка җиткерәсең икән, комментарий алмыйча язмагыз. Шәхес белән элемтәгә кереп, расларга, дәлилләргә кирәк. Каяндыр күчереп алып түгел. Эксклюзив язмалар да шуннан килеп чыга. Син бит журналист, текстлар күчереп утыручы түгел. Журналист булгач, күнекмәләреңне күрсәтергә тиешсең.
Нәрсәдер әйтә калсалар, үзеңнең абруеңны, намусыңны яклый белергә тиешсең. Зурдан кубып ызгышырга кирәкми. Шундый гадәтем бар: кешенең сүзе булмасын өчен, язган текстларымны һәрвакыт килештерәм. Чөнки кеше ялгышып та сөйли ала, фактлар буталырга мөмкин. Кемдер текстны күрсәтергә яратмый, нишләп әле мин аңа күрсәтергә тиеш, диләр. Мин текстны күрсәтәм, бу – минем тынычлыгым өчен кирәк. Бөтен кеше ялгышырга мөмкин. Алга таба ул кеше сиңа ышана, башка төрле карый, ачылып сөйләшә башлый. Ә үзеңне беркайчан да рәнҗетергә ярамый.
Журналистларны сүгәләр һәм сүгәчәкләр. Безгә һәрвакыт күп эләгә инде. Ләкин шуны онытмаска кирәк: без – дүртенче хакимият. Без арадашчы ролен үтибез. Бездә – көч!
- Эльвира Рамил кызы Шакирова – 1987 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казанның 95 нче мәктәбен (хәзер 83 нче лицей) тәмамлый. 2004-2006 елларда Казан социаль-гуманитар колледжының юридик факультетында, 2006-2012 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып белем ала. 2006-2018 елларда «Интертат» электрон газетасы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшли, 2018-2020 елларда «ТНВ»ның PR бүлегендә, «Болгар радиосы»ның сайты мөхәррире булып эшли. 2020-2023 елларда – «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә сайт мөхәррире.