Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Шакирова: «30 ел буе югалган улын көткән ана язмышы тетрәндерде»

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы чыга башлауга 2 ел булды. Шул уңайдан «Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында журналист Эльвира Шакирова белән әңгәмәнең кайбер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Эльвира Шакирова: «30 ел буе югалган улын көткән ана язмышы тетрәндерде»
Рамил Гали

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының беренче саны 2021 елның 2 июлендә дөнья күрде. Шул көннән башлап, һәр җомга газета 24 битлек булып А4 форматында чыга. Әле кичә генә беренче санны чыгарган кебек иде, инде 2 ел вакыт узып та киткән икән, дип башлады сүзен Эльвира.

«А4 форматында газета чыгару күптәнге хыял иде. Безнең бу идеяне «Татмедиа» җитәкчелеге хуплады. Газетаның исеме «Язмыш» дип аталуы – ул «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйковның идеясе.

Кайберәүләр «Язмыш» газетасын аерым газета дип уйлый, ул – «Шәһри Казан» газетасының җомга саны. Монда язмышлар да, дин дә, сәламәтлек тә, киңәшләр дә, шоу-бизнес та, кроссвордлар да бар. «Язмыш» газетасында бөтен төрле язмалар бар, шуңа күрә халык ярата», – диде журналист.

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасына язылучылар саны 130 процентка арткан

«Соңгы вакытта, халык укымый, дип әйтергә яраталар. Укыйлар. Безнең газетага язылучылар да күп. Хәтта язылучылар артты: «Шәһри Казан» газетасына – 10 процентка, «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына – 130 процентка. Сату нокталарында да безне «номер 1» дип әйттеләр, ягъни газеталар сатылу буенча беренче урында торабыз. Мониторинглар ясалып тора», – диде ул.

«Кайбер кешегә газетага язылу түгел, ә вендинг аппаратлардан сатып алу уңайлы. Бигрәк тә метрода йөргән кешегә. Яңа сан чыкканны күрә дә, шунда ук сатып та ала. Газета тиз сатылып бетә. Безнең газеталар сатылу буенча беренче урында. Кайвакыт, сатып алучы кебек, мин: «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы бармы?» – дип сорыйм да, «Юк, сатылып бетте», – дигәнне ишетәм. Рәхәт инде ул. Бу газета халыкка бик якын булып чыкты.

Читтә яшәүче татарлар сайтта укый ала. Без кызыклы язмаларны, соңарып булса да, сайтта урнаштырабыз. Төп аудитория – авыл халкы, казанлылар да укый. Күбрәк 45 яшьтәгеләр һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр укый».

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасын күбрәк авыл халкы укый, шуңа авыл халкы турында күп язабыз

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасын күбрәк авыл халкы укый, шуңа күрә газетада күбрәк авыл халкы турында язмалар әзерләнә. Авыл халкы белән гел элемтәдә торабыз. Язылу кампаниясе чорында без районнар, авыллар белән, шулай ук почтальоннар белән эшлибез. Районнарга килгәндә дә, без алдан почтальоннар белән сөйләшеп куябыз. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына 2 ел тулу уңаеннан, Татмедиа бинасы янында бәйрәм уздырдык. Ул бәйрәмгә 32 почтальонны чакырдык, чөнки газеталарга язылу вакытында аларның роле бик зур. Кайбер почтальоннар бер авылда «Язмыш» газетасын гына да 50 экземпляр яздырган. Аларның хезмәте бик кыен, бәяләнеп кенә бетмәгән. Укучы белән журналистлар арасындагы күперне тоташтырып торучылар алар», – ди ул.

Фаҗигале язмышлы кешеләр күп

«Бүген нинди язмыш турында языйм икән, дип, интегеп эзләп йөрмибез. Үзеннән-үзе килеп чыга. Без авылларга, районнарга күп йөрибез. Подписка, газетага язылу чорында – бигрәк тә. Бу авылда нинди гыйбрәтле кешеләр яши, теге авылда кемнәр бар, дип гел сораштырып торабыз. Әлбәттә, фаҗигале язмышлы кешеләрнең күп булуы кызганыч. Халык күбрәк хыянәт, нәфрәт, югалтулар турында укырга ярата. Кеше мондый язмаларда үзенең тормышында булган хәлләргә охшашлык эзли, нинди дә булса киңәш көтәдер.

Арча районына подписка белән барганда, бер ханым белән таныштым. «Әйдәгез, сезнең турында газетага язабыз», – дидем. Ул апа «минем үземнең язмышым турында сөйлисем килә, ләкин хәзер сөйләргә әзер түгел» диде. Соңрак ул миңа бер дәфтәр хат язып җибәрде. Ул ханымның язмышын мин елый-елый укыдым. Аның улы югалган. Ул эшкә дип чыгып киткән һәм кайтмаган. Ул аның исәнме-юкмы икәнен дә белми. Җаны сызланган ана язмышы, 30 еллап баласын көткән ана язмышы. Үлгән икәнен белсә, үле килеш күрсә, ул аның каберенә барып догалар кылыр иде. Ул аны һаман да көтә. Шундый аянычлы язмышлар турында да ишетергә туры килә», – дип сөйләде Эльвира.

Эльвира рус мәктәбендә укыган, саф татарча сөйләшүче журналист

«Мин рус мәктәбендә укыдым. Татар теле укытучыбыз көчле иде. Телгә мәхәббәт уяттылар, син журналист буласың, дип әйтә иде укытучым. Шуңа күрә баланың татарча белүе ул гаиләдән килә, дип уйлыйм», – ди ул.

«Татар журналистикасының киләчәге барлыгына да 200 процент ышанам, чөнки яшь журналистлар бик талантлы. Безнең редакциябезгә дә яшьләр күп килә. Соңгы вакытта гына да 2 кыз килде. Алар безнең кебек кенә түгел. Алар киңкырлы, бөтен яктан да оста. Аларда язу, сөйләм осталыгы да бар, SMM өлкәсен дә беләләр. Андый яшьләр булганда, әлбәттә, киләчәгебез бар. Әле күреп торырсыз, киләчәктә журналистикада яңа жанрлар да барлыкка килергә мөмкин, гел бер урында гына тормаячак, үсеш булачак», – ди журналист.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 август 2023
    Исемсез
    Мин рус мәктәбендә укыдым. Татар теле укытучыбыз көчле иде. Телгә мәхәббәт уяттылар, син журналист буласың, дип әйтә иде укытучым. Шуңа күрә баланың татарча белүе ул гаиләдән килә, дип уйлыйм Менә бу җөмлә үтергән дә салган инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100