Җырчы Эльвира Розалиның туганнан туган энесе махсус операциядә һәлак булган. Авыр хәбәрне артист үзенең социаль челтәрләрендә җиткерде.
«Бу – минем туганнан туган энем Тимур. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Энемнең якты истәлегенә», - дип язып, якын кешесенең хәрби киемнәрдән төшкән фотосын урнаштырды ул.
Фото: © Эльвира Розали сәхифәсеннән
- Эльвира Розали 1990-1996 елларда актив иҗат иткән һәм шактый популяр булган җырчы. Соңгы елларда сәхнәләрдә күренми дип әйтергә була. Артист бүгенге көндә сәләтле балаларга музыкаль белем бирү белән мәшгуль.