Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Нәбиуллина: Гаҗәп хәл – Россия халкы баеса да, чарасызлыктан да кредит ала

news_top_970_100
Эльвира Нәбиуллина: Гаҗәп хәл – Россия халкы баеса да, чарасызлыктан да кредит ала
Егор Никитин /"Татар-информ" архивы

Кешеләр керемнәре аз булганда да, керемнәре артканда да кредит алачак, бу – шундый парадокс. Бу хакта Петербург халыкара икътисад форумында Россия Үзәк Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина әйтте, дип яза «Лента.Ру».

Эльвира Нәбиуллинага элегрәк әйткән кайбер сүзләрен дә исенә төшергәннәр. Мәсәлән, 2019 елда ул, кешеләр аз керем аркасында кредит ала, дип әйткән булган. Ә быелның апрелендә, кредитлар арту керем артуга бәйле, дип әйткән.

Нәбиуллина моның «парадокс булуы» белән килешкән. Әмма, аның фикеренчә, кешеләр чынлап та кредитны тормыш начар булганнан, чарасызлыктан алырга мәҗбүр. Тик яхшы тормыштан да кредит алалар, мондый кешеләр киләчәктә булачак керемнәр хисабына, тормышларын яхшыртуны хәзердән үк финанслый.

Россиядә инде кредит алган кешеләрнең һәм аз керемле кешеләрнең кредитлары арту тенденциясе берничә ел дәвамында күзәтелде, диде Нәбиуллина. Аның сүзләренчә, бу беркая да юкка чыкмаган. Аз керемле кешеләрнең кредитка мохтаҗлыгы әле дә саклана. Аерым алганда, моны микрокредитлар белән булган вазгыять тә дәлилли.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, төп ставка арту кредитларны киметмәгән, банклар халыкка кредит бирүне дәвам иткән, ә аларның күләме ай саен рекорд яңарта башлаган. 2023 елда ипотека кредиты портфеле 34,5 процентка, тарихта беренче тапкыр рекордлы дәрәҗәгә «сикергән». Кулланучы кредитлары күләме 15,7 процентка, автокредитлар 41,6 процентка арткан.

Шулай ук Россиядә 90 көннән артык түләнмәгән кулланучы кредитлары саны кимегән. 2024 елның 30 апреленә мондый кредитлар саны узган ел белән чагыштырганда 7,2 миллионнан 6,87 миллионга төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100