Хокук саклау органнары финанс пирамидасын оештыруда катнашучы Эльвира Мадиярованы Россиягә экстрадицияләү мәсьәләсен хәл итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Хәзерге вакытта ул Төркия Республикасының хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланган. Аны Россия Федерациясенә экстрадицияләү мәсьәләсе хәл ителә», – диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми Telegram-каналында.
Финанс пирамидасын оештыруда катнашкан тагын бер кеше – аның әтисе Тәбриз Әхтәмов Казан аэропортында кулга алынган.
Телевидениедә алып баручы булып эшләгән Эльвира Мадиярова һәм аның әтисе Тәбриз Әхтәмовны финанс пирамидасы эше буенча тоткарлаулары турында язган идек.
Билгеле булганча, Тәбриз Әхтәмовны Россия Федерациясенә экстрадицияләгәннәр, һәм ул Казанга кайтарылган. Хәзер аның белән хокук саклаучылар эшли.
Билгеле булганча, пирамида 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр эшләгән. Бу вакыт эчендә 300дән артык кертемченең 200 миллион сумнан артык акчасы урланган.
Зыян күрүчеләр арасында Татарстан, Марий Эл, Коми, Бурятия республикалары, Удмуртия Республикасы, Мәскәү, Иркутск, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округында яшәүчеләр бар.
Исегезгә төшерәбез: Эльвира Мадиярова «ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе иде. Ул «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруын да алып бара иде.