Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматованың чемоданында ниләр бар?

Җырчының кечкенә чемаданына сәхнә костюмнарына хәтле сыйган. 

news_top_970_100
Эльвира Хамматованың чемоданында ниләр бар?
Михаил Захаров

Җырчы Эльвира Хамматова үзенең гастрольләргә йөри торган чемоданы эчендә ниләр булуын күрсәтте. Видоязманы ул инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Сез һәрвакыт: „Чемоданыгызны үзегездән калдырмыйсыз. Аның эчендә нәрсәләр йөртәсез?“ — дип еш кызыксынасыз. Минем ике чемоданым бар. Монысын күбрәк яратам, чөнки аңа күбрәк әйбер сыя. Артист халкы чемоданның һәр почмагы да тулы булсын, әйберләр урынны күп алмасын дип кайгырта», — ди Эльвира. 

Җырчының чемоданыннан бизәнү әйберләре салынган косметичка, юеш салфетка, антистатик, хушбуй, тән өчен крем, носкилар, үтүк, туфли һәм ике сәхнә күлмәге чыккан.

Гадәттә, Эльвира үзе белән өйдә кия торган тапочкилар да йөртә икән, бу юлы онытып калдырган. «Алары сәхнә артында өйдәге кебек атмосфера тудырырга ярдәм итә. Ә монда минем күлмәкләрем. Сез сәхнә костмнарын артистлар бик кадерләп кенә йөртәләр дип уйлыйсыздыр инде. Юк, мин бөгәрләнми торган күлмәкләр тектерергә яратам. Аларны һәрвакыт чемоданның икенче бүлегенә төреп салам. Минем бөтен күлмәкләрем дә формаларына тиз кире кайталар. Менә шулай матурланып, сезнең алга чыгабыз», — дип сөйләгән җырчы видеода. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100