news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматовадан «Ташбака» торты рецепты

Тортның коржларын газ өстендә табада пешерергә кирәк.

news_top
Эльвира Хамматовадан «Ташбака» торты рецепты
https://www.instagram.com/elvirakhammatova/

«Ташбака» тортының камыры өчен: 1 банка куертылган сөт, 2 йомырка, 2 стакан он, аш серкәсендә сүндерелгән сода.

Ингредиентларны кушып, камыр ясарга һәм 7 тигез кисәккә бүлергә. Аннары газ өстендә коры табада җәймәләрнең ике ягын да пешереп алырга кирәк. Камыр артык күпермәсен өчен чәнечке белән тишкәләргә һәм пешкәннәрен тастымал белән капларга. Аннары пешкән җәймә кырыйларын бер зурлыкта кисәргә.

Крем өчен: 1 стакан сөт, 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм сыер мае, ванилин.

Кремны газдан алгач сыер мае салып болгатырга, ул сыекланып китә, әмма суынгач куерачак.

Бизәү өчен кивины юка итеп кисеп, әзер торт өстенә тезәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар