Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова сигез ел элек булган көн хакында: «Бар тормышыбыз чәлпәрәмә килде»

«Адәм баласының бәхете — пар канатлы, үзең олыгаеп та, әти-әниле булуда», — ди җырчы.

news_top_970_100
Эльвира Хамматова сигез ел элек булган көн хакында: «Бар тормышыбыз чәлпәрәмә килде»
Михаил Захаров

Эльвира Хамматова үзенең инстаграм челтәрендә әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашкан.

«Пар канатлы, әти-әниле булып яшәүләрнең кадерен соңарып аңлыйбыз. Әтиемнең арабыздан киткәненә сигез ел… Минем өчен бу еллар томан эчендә. Әле генә кебек юксынып, сагынып, әрнеп, җавап эзләп үткәргән көннәр. Вакыт дәвалый, диләр. Юк, дәваламый, ышанмагыз, ул бары безнең хисләрне бераз тупасландыра гына…

Гомер онытылмас бер күренеш күңелемдә саклана… Минем күз алдымда әле генә тирән сулыш алып, гомере өзелеп, биш минут эчендә тынсызга әйләнгән әти гәүдәсе. Шул биш минут эчендә бар тормыш чәлпәрәмә килеп, йөрәктә мәңгегә дип бер бушлык урнашты. Аны ни сөйләп, ни елап бетереп булмый… Авыртуын үзеннән соңгы көненә кадәр яшереп, иң зур хыялын тормышка ашырып озатсак та, әйтелми калган сүзләр, җиткерелмәгән фикерләр, назлы карашлар калган.

«Алып кала алмыйбыз шул сине, әти», - дип, кысып кочып елаганым әле дә исемдә. Бик соң белдек.

Бу хатирәләр белән уртаклашуым илебездә барган «әкәмәт» белән бәйле.

Адәм баласының бәхете — пар канатлы, үзең олыгаеп та, исән-сау, әти-әниле булуда! Яшәр өчен дә, гомер итәр өчен дә, иҗат итәр өчен дә алар кирәк. Сыңар канат белән очуы бик авыр.

Мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр, саклагыз, сакланыгыз! Үкенечкә калмасын», — дип язган ул.

«Шулай китеп баралар шул, кадерләргә дә өлгерми калабыз»,

«Әйтмиләр, белгертмиләр шул әтиләр. Соңгы чиктә генә, кызым, бу жирем авырта, дияргә мөмкиннәр», «Урыннары оҗмахта булсын әтиләребезнең», — дип җырчыга инстачылар да кушылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100