Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова серле яңа җырын тәкъдим итте

Тамашачылар җырчының үзенә туры килә торган җыр булуы турында комментарий калдырган.

news_top_970_100
Эльвира Хамматова серле яңа җырын тәкъдим итте
https://www.instagram.com/ilvirakhammatova/

«Мәхәббәттә янсаң…» дип атала бу серле җыр. Авторлар — бик күп матур шигырьләр авторы, һәр юлын йөрәге аша уздырып яза белгән Айгөл Вәлиуллина һәм көе, җырның демо вариантын тыңлау белән күңелне «актара» торган итеп җиткерүче Реваль Хисматуллин.

Аранжировкасын соңгы елларда бик популяр Илдус Дәүләнов, ә тавышны яздырып, минем күңел халәтемне тоеп, җырны тиешле дәрәҗәгә җиткерүчесе Адель Хәмзин.

Бу җыр минем иң яратып башкарган җырларым исемлегенә керде инде. Бер-береңә булган матур, саф, эчкерсез хисләргә мәдхия буларак яңгырасын иде. Туйларда иң популяр — беренче бию буларак яңгыратылган җыр булуын теләп калам», — дип тәкъдим иткән яңа җырын Эльвира Хамматова.

Яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100