news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова: «Менә минем беренче кызу клип»

Җырчының элек төшергән клиплары бәхетсез язмыш турында булган.

news_top
Эльвира Хамматова: «Менә минем беренче кызу клип»
https://www.instagram.com/ilvirakhammatova/

Җырчы Эльвира Хамматова «Алтыным» җырына төшергән клибын тамашачыларына тәкъдим итте.

Күп еллар мин клипларны бәхетсез, салмак җырларыма гына төшергәнмен. Сәбәбен үзем дә аңлата алмыйм.

Чын мәгънәсендә мәхәббәтле, тылсымлы көчкә ия җыр. Лайк куйган барлык кызларга ел ахырына кадәр тәкъдим ясаячаклар. «Алтыным» җырын яңа күз аллауда сезгә тәкъдим итәм. Клипның тулы варианты YouTube каналында карый аласыз», — дип язган ул.

Җырчы режиссер, сценарий авторы, видеограф, актерлар булмасалар да, үз эшләрен бик күркәм башкарган төп геройлар Гүзәл белән Салаватка рәхмәт сүзләре язган.

Инстачылар яңа клипны «бомба», «ут», дип бәяләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар