Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова Фәнис Камал укыган шигырьгә карата: “Нинди хәл бу?”

Җырчы Эльвира Хамматова Фәнис Камал укыган шигырьгә карата үз фикерен белдерде.

news_top_970_100
Эльвира Хамматова Фәнис Камал укыган шигырьгә карата: “Нинди хәл бу?”
“Мин Татарлык калебенә Җаным белән сыямын!!!” Бу юлларны сөйләп үз вакытында җиңү яулаган идем! Нинди хәл бу? Ни өчен татар теле? Бу сораулар соңгы арада барыбызны да берләштерде. Әнием – татар теле укытучысы, минем яраткан фәнем – татар әдәбияты. Гаиләбездә саф татарча сөйләшәбез, улымны балалар бакчасына махсус татар төркеменә бирдем. Боларның барысы да туган телебезне саклап калу өчен генә түгел, ә үстерү өчен дә эшләнелде!

Көчләп изелгән чорда да, 70нче елларда да, татар теле эш өчен кирәкмәс, дип танылган вакытта да татар бирешмәде. Безнең халык нык торды! Бары шул үҗәтлеге белән чәчәк аткан Татарстанда икенче дәүләт теле булырлык дәрәҗәгә иреште. Булган кыенлыкларны чишүгә караганда, төптән тамырдан йолкып атуы җиңелрәк, әлбәттә, тик... Ана телебезне без бергәләп яклап чыкмасак, киләчәгебез “телсез” булачак! Хөрмәтле дусларым, сезгә мөрәҗәгать итәм! Бу турыда күбрәк языгыз, сөйләгез, фикерләрегезне җиткерегез, вәхшиләрчә кыланганнарга каршы торырлык булсын!” – дип язган Эльвира Хамматова үзенең аккаунтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100