news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова бер күзен генә буяп сәхнәгә чыгуын әйтте

Җырчы сәхнә артындагы хәлләр белән үз сәхифәсендә уртаклашкан.

news_top
Эльвира Хамматова бер күзен генә буяп сәхнәгә чыгуын әйтте
https://www.instagram.com/elvirakhammatova/

Җырчы Эльвира Хамматова яшьлек елларын искә алып, шул вакыттагы чыгышы видеосын күрсәтте.

«Ник бу челканы яхшылап җыеп куймаганнардыр, белмим. Парикмахерның вакыты җитеп бетмәгәндер, мөгаен, чөнки гримеркада нинди «кайнаш» булганын артист халкы гына белә.

Ул вакытта чиратың җитсә, бизәнеп-ясанып чыгасың, җитмәсә, үзеңчә генә. Минем бер юлы: «Хамматова, хәзер син», - дигәндә бер күземнең буялып бетмәгәне әле дә исемдә. Тамашачы күрмәсә дә, съемкада яхшы аңлашыла иде», — дип бөтен серен чишкән ул.

«Яшь чакта ничек тә матур», «Бик матур булган, бар да килешле», «Ул вакытта модасы шул иде бит», — дип язучыларга «белмим инде, кыек-мыек бит», — дип җавап биргән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар