Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова: "Башыма уй килде!"

Җырчы Эльвира Хамматова үзенең иҗатын яратучылар өчен кызыклы бәйге оештырган.

news_top_970_100
Эльвира Хамматова: "Башыма уй килде!"
"Гадәттә, миңа директка "Сезнең җырларны яратып башкарабыз", дип хатлар юллыйлар. Берничә көн элек башыма уй килде - минем репертуардан булган җырны башкаручылар конкурсын игълан итәм. Бу конкурсның асылы - матур җырлаучы талантларны табуда түгел, ә минем репертуарымда булган җырларны тагын бер кат барлауда. Башкару төрле булырга мөмкин. Кемдер җырлый, ә кемдер яраткан уен коралында уйный", - дип язган Эльвира Хамматова.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз видеоязмаларын җырчының инстаграмдагы аккаунтына җибәрергә тиеш. Эльвира җиңүчегә нинди бүләк бирүен әлегә сер итеп саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100