Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова: Бака ите ошамады, ә таракан тәмле

Эльвира Хамматова: Бака ите ошамады, ә таракан тәмле

news_top_970_100
Эльвира Хамматова: Бака ите ошамады, ә таракан тәмле

Җырчы Эльвира Хамматова Таиландта ял итә. Ул туган көнен дә шунда билгеләп үтте. Видеолар һәм фотолар куеп, Инстаграмм дусларын да Таиланд тормышы белән таныштыра. Әле маймыллар ашата, әле үзе бака, таракан ашый.

Төрле бөҗәкләрдән һәм бакадан торган миксны ашавын төшергән видеога “нервлары начар кешеләр өчен түгел” дип язып куйган. 

“Күптән кызыгып йөри идем "кортларны" ашап карарга. Бакасы ошамады, ә тараканнары тәмле”, - дигән җырчы.

Җырчы тәлинкәдәге баканы “монысы бигрәк җәелеп яткан” дип күрсәтә. Шунда ук тәлинкәдән таныш тараканнарны да эзли, менә монысы безнең чикерткәгә охшаган” ди һәм кетердәтеп ашый да башлый.


Инстачылар “Фуууу алтын бирсәләр дә ашамыйм “, “Балам, мин ач торсам да, ул шакшыларны ашамыйм. Минем иң курыкканым бака” ише комментарийлар язганнар.

“Монда экзотика, селкенгән бар нәрсәне ашыйлар. Кызык өчен барысын да диярлек мин дә авыз иттем”, - дип язган Эльвира Хамматова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100