news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хәйруллинаның «Синең өчен» клибы

Эльвира Хәйруллина көе, Элиза Гариф сүзләре.

news_top
Эльвира Хәйруллинаның «Синең өчен» клибы

«Синең өчен»

Менә тагын кырыс язмыш

Безне аермакчы, аермакчы,

Йөрәгемә уклы сөңгелләрен

Кадамакчы, кадамакчы.


Кушымта:

Кем гаепле, мөһим түгел хәзер

Минем өчен, минем өчен.

Утлар-сулар кичәргә дә әзер

Синең өчен, сөю өчен.


Шаярма син, язмыш, безнең белән

Бер дә юкка, бер дә юкка.

Ташламакчы буласың син,

Беләм, ялкын-утка, ялкын-утка.


Таңнар нурсыз, төннәр айсыз бит ул

Яратусыз, сөелүсез...

Яшәү яме булмас җирдә безгә –

Сиңа минсез, миңа синсез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар