Эльвира Хәйруллина «Онытмыйк» җырын башкара
Эльвира Хәйруллина көе, Элиза Гариф сүзләре.
«Онытмыйк»
Халык йоклый тәмле төшләр күреп,
Шәһәр чумган татлы йокыга.
Өйләр арасыннан җилләр исә,
Төнге томан төшеп тарала.
Кушымта:
Онытмыйк, онытмыйк, онытмыйк
Утларга ташланган дусларны,
Буыннан буынга үстерик
Батырлар иттереп улларны.
Саклыйсыз сез халык иминлеген
Хәвеф-хәтәрләрдән, афәтләрдән,
Тыныч булсын илләр, туган җирләр
Яшь таммасын диеп күзләрдән.
Кушымта шул ук.