Эльвира Фазлыеваның яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты
Ул «Төшләремә кереп җәзалама» җырын үзенчәлекле итеп яздырган.
«Аида» тәхәллүсе белән җырлаучы Эльвира Фазлыева «Төшләремә кереп җәзалама» җырын үзенчәлекле итеп яздырган.
Ул җырга заманча яңгыраш бирергә теләгән.
«Төшләремә кереп җәзалама» җырының авторлары — Эльмира Җәлилова һәм Айдар Тимербаев.
Яңа җыр инстачыларның күңеленә үтеп кергән, елаткан.