
«Аида» тәхәллүсе белән иҗат итүче җырчы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыевага бер язылучысы уңайсыз сорау биргән.
«Эльвира, әле генә акчагыз юк иде, ә хәзер алтында коенасыз. Кияүгә чыктыгызмы әллә?» – дип кызыксынган ул аннан.
«Менә мондый уңайсыз сорауларга ничек җавап бирергә инде?!» – дип кәнәгатьсезлек белдергән башта Эльвира. Шулай да, сорауны җавапсыз калдыра алмаган.
«Ни өчен әле сез мине «алтында коена» дигән фикергә килдегез? Мин гадәти тормыш белән яшим. Ефәкләрдә һәм бриллиантларда коенмыйм. Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Әйе, косметологларга йөрим, чөнки яшем бара. Ач утырмыйм. Иртәнге, көндезге, кичке ашлар әзерлим. Этем белән йөрергә чыгам. Казандагы бүлмәмне, элекке кебек үк, арендалап торам. Ә Аиданың фатирын арендага биреп, «Аида көне-2026» уздыру өчен акча җыярга ниятлим.
Хәзер Мәскәүдә яшим. Кем белән икәнлеге – конфиденциаль мәгълүмат. Минем зур хыялым турында инде бөтен республика белә торгандыр», – дип язган аңа каршы җырчы.
Эльвира Фазлыева – зур кайгы кичергән артист. Аның 4 яшьлек кызы Аида, өстенә агач төшеп, һәлак булды. Җырчы кызы истәлегенә үзенә Аида тәхәллүсе алды, җырлар яздырып, сәхнәгә чыга башлады. Эльвира кызының әтисе белән аерылышканнан соң, ул калдырган зур, уңайлы фатирда яши иде. Тик узган ел гына фатирын арендага биреп, үзе 7 кыз белән фатир яллап яшәве турында, финанс кыенлыклары кичерүе хакында сөйләде.
Эльвира хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Сторислары аша язылучылары аның Герси кушаматлы эте булуын, үзенең спорт белән шөгыльләнүен, төрле сериалларда төшү өчен кастингларга йөрүен белә.