
Аида псевдонимы белән җырлаучы Эльвира Фазлыева язылучыларының шәхси мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларына җавап биргән. Алардан аңлашылганча, бик күп авырлыклар күргән, 4 яшьлек кызын югалткан Эльвира, ниһаять, үз парын тапкан һәм бүгенге көндә бик бәхетле.
«Сез кияүгә чыктыгызмы?» – дигән сорауга Эльвира үзенең мөнәсәбәтләрдә булуын әйткән. Мәхәббәтен очратуы өчен сөенүчеләргә, үзенә бәхет теләүчеләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткергән.
«Алга таба тагын әни булырга телисезме?» – дип тә кызыксынганнар Эльвирадан.
«Бу – минем иң зур хыялым. Аның чынга ашачагына ышанам. Аиданың җаны миңа башка бала булып кайтачак», – дигән ул.
Эльвира хәзерге вакытта Аиданың әтисе белән аралашмый икән. Ул, хәтта, Эльвира ел саен кызы истәлегенә оештыра торган «Аида көне»н уздыруда да ярдәм итми. Эльвира Фазлыева сүзләренчә, Аиданың әтисенең хәзер үз тормышы. «Ул элекке хатынына кире кайтмады. Аның яңа хатыны бар – матур, акыллы, кыю. Әгәр алар бәхетле икән, мин шат кына», – ди җырчы.