Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева мәрхүмә кызының туган көнендә: «Икенче дөньяда мин сине саклармын...»

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева мәрхүмә кызының туган көнендә: «Икенче дөньяда мин сине саклармын...»
социаль челтәрләр

Алып баручы Эльвира Фазлыеваның фаҗигале төстә һәлак булган кызы Аида 3 ноябрьдә үзенең 8 яшен бәйрәм иткән булыр иде… Эльвираның сторисларында кызының кечкенә вакыттагы туган көне һәм быел җәй уздырган «Аида көне»нең видеолары белән уртаклаша. Шулай ук Эльвира, елдагыча, кызының туган көнендә тәм-томнар, бүләкләр алып барып, балалар йортында тәрбияләнүче ятим балаларны сөендергән.

«Бүген Аидама 8 яшь тулар иде. Әмма минем яраткан кызыма һәрвакыт 4 яшь булачак…

Тормышымдагы иң кадерле кешене югалту хәсрәтенең беркайчан да үтмәячәге белән мин килештем инде… Әле дә бу авырту белән яшәргә өйрәнәм.

Бүген балалар йортында бәйрәм оештырдым. Аида, син хәзер минем кулларым аша әти-әнисез калган балаларга ярдәм итәсең.

Кызым, алга таба яшәргә тырышканымны күрәсеңдер. Синең белән кабат очрашуны ничек көткәнемне дә беләсең.

Туган көнең белән, кечкенә кызым. Мин сине яратам һәм һәрвакыт яратачакмын. Без синең белән һичшиксез очрашачакбыз. Икенче дөньяда мин сине мәктәпкә әзерләп, чәчләреңне тарап үрермен, сиңа иң матур күлмәкләр сатып алырмын һәм кысып-кысып кочаклап, сине саклармын», – дип яза Эльвира…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100