Эльвира Фазлыева кызы истәлегенә бәйрәм уздыра: «Йөрәк җылысы белән искә алуларын телим»

Җырчы, алып баручы Эльвира Фазлыева фаҗигале төстә вафат булган кызы Аида истәлегенә быел да зур бәйрәм уздырырга җыена.
«Барыгызны да «Аида көне»нә чакырам! Балаларны җыеп, аларга елмаю, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү минем өчен традициягә әверелде. Аида һәрвакыт бәйрәмнәр яратты, янында бәхетле кешеләр булуын теләде.
Минем өчен бу көннең моңсу түгел, ә Аида кебек үк якты һәм җылы булуы мөһим. Аның көлүен, башкаларны кайгыртуын, барлык тереклек дөньясына карата чиксез мәхәббәтен күз яшьләре белән түгел, ә йөрәк җылысы белән искә алуларын телим
Бу – хәйрия чарасы түгел, бу минем кызыма багышланган көн генә. Кызым теләгән шатлык атмосферасын бергәләп тудырырбыз.
Без кызыклы программа әзерләдек. Сабыйларны аниматорлар, уеннар, тәм-томнар, бүләкләр, концерт һәм тагын бик күп сюрпризлар көтә. Бәйрәм 9 июньдә «Туган Авылым» комплексында узачак», – дип хәбәр итте чара турында Эльвира Фазлыева.
Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән, кызын әтисе белән урамда калдырган була. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире Александр белән дә юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә үзенә «Аида» тәхәллүсе алды, ул әлеге исем белән сәхнәдә чыгыш ясый.