Тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина белән әңгәмәдә шулай ук телевизион тапшырулар алып баручы һәм Аида тәхәллүсе белән иҗат итүче җырчы Эльвира Фазлыева үзенең шәхси тормышы һәм якынлашып килүче Аида көне турында сөйләгән. Эльвира моннан алты ел элек фаҗигале төстә кечкенә кызын югалткан иде. Ул аның хөрмәтенә үзенә Аида тәхәллүсе алды, сәхнәләргә чыга башлады. Бу авыр вакыйгадан соң Эльвираның ире белән дә юллары аерылды. Ниһаять, җырчы шәхси тормышында зур үзгәрешләр булуы хакында хәбәр итте.
Эльвира, берара сезне социаль челтәрләрдә югалттык. Кайларда йөрдегез икән?
Ял итеп алырга булдым, күңелемә дә авыр чак иде. Бераз проблемаларым да булып алды. Хәзер барысы да яхшы. Мин яңадан социаль челтәрләргә чыктым. Бик шатмын барлык дусларымны күрергә, көтеп торганнары өчен рәхмәт.
Мәскәү – минем шәһәрем дип әйтә аласызмы?
Ю-юк, алай дип әйтә алмыйм. Ул әле миңа шундый чит шәһәр. Матур, рәхәт шәһәр булса да, ияләшеп бетә алмадым. Мин анда бик зур гаилә белән яшим. Алар мине үзләренеке итеп кабул иттеләр. Шуңа да мин анда үземне өйдә итеп хис итәм.
Зур гаиләдә яшим, дидегез. Гаиләгездә ничә кеше?
Бик олы гаиләбез. Балаларыбыз күп. Үземнекеләр булмаса да, алар белән бик яратып уйныйм. Аллаһы Тәгалә менә шулай юл ачты – мин олы гаиләгә килеп кердем, анда мине балалар да яратып кабул иттеләр. Бик рәхәтләнеп яшәп ятабыз әле. Бернәрсә эшләмим. Балалар белән уйнап, рәхәтләнеп яшим.
Без инде аңладык социаль челтәрләр аша – Эльвираның йөрәге буш түгел.
Минем тормыш иптәшем бар. Без аның белән бергә яшибез. Аның балалары, балаларының балалары бар. Мин бик шат шундый олы гаиләгә килеп керүемә. Тормыш иптәшем дә бик яхшы кеше. Миңа аның белән тыныч, рәхәт, ул таләпчән түгел, мине ярата.
Сез «Аида көне»нә дип кайттыгыз. Яралар төзәләме?
Юк, Гөлүсә, төзәлми. Вакыт төзәтә дисәләр дә, инде алты ел узуга карамастан, шулай ук авыр. Мин моны һаман кабул итеп бетерә алмыйм. «Аида көне»н уздыргач, бераз тыныч булып китә. Балаларга бәйрәм оештырып, Аиданы шатландырам дип уйлыйм инде. Бу бәйрәм хәзер масштаблы. Ләкин әлегә «Туган авылым» комплексына сыябыз. Радик Мөхәрләмовичка мин бик рәхмәтлемен.
Бәйрәмдә чиратларсыз булмый, кызганыч. Чөнки туңдырма, попкорн, кукуруз сату нокталары берәр генә. Бәлки, чират торырга туры килер, ләкин балалар буш кул белән кайтып китмәсләр дип уйлыйм.