Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә «Аида көне»н үткәрә

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә «Аида көне»н үткәрә
Фото: социаль челтәрдән

«ТНВ» телеканалы алып баручысы Эльвира Фазлыева Казанда мәрхүмә кызы истәлегенә «Аида көне»н уздырачагы турында хәбәр итте.

«Казанда кабат «Аида көне» була. Ул 21 июльдә 13.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында уза. Программага балалар өчен күңел ачулар, татлы ризыклар, аниматорлар, конкурслар һәм концерт кертелгән. Минем максатым – минем тарихымны, Аиданы белүчеләр аны минем белән бергә искә төшерүе.

Аның яңгыравыклы көлүен, бар җан иясен кайгыртуын, киң күңеллеген искә төшерсеннәр. Аида үзен искә алуларын, аны яратуларын, аның бәхет турындагы балачак хыяллары аның истәлегенә багышланган бәйрәмдә чынга ашуын күктән күзәтсен.

Барыгызны да бәйрәмдә көтәм! Очрашканга кадәр. Чара 3 сәгать булачак. Үзегез белән яхшы кәеф алыгыз!» – дип яза 4 яшьлек баласын фаҗигале югалткан ана.

Былтыр бу бәйрәмгә Татарстан районнары һәм авылларыннан да килүчеләр күп булган, алар быел да килергә теләк белдереп комментарий калдырган. «Матур бәйрәм булды, күз яшьләрен тә күп түктек», – дип искә алалар узган елгы бәйрәмне.

Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдырган. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире Александр белән дә юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә үзенә «Аида» тәхәллүсе алды, ул әлеге исем белән сәхнәдә чыгыш ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100