Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева ЭКО ясатырга әзерләнә башлаган

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева ЭКО ясатырга әзерләнә башлаган
социаль челтәрләр

Җырчы, телетапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева ЭКО ясатырга җыена.

«Мин клиникада йөрим, әкренләп ЭКО ясатырга әзерләнә башладым. Бүген билгеләнгән тикшеренүләрнең берсен уздым. Минем Аидочкам да шушы клиникада дөньяга килгән иде», – дигән ул.

Аңа кадәр Эльвира Фазлыева ЭКО өчен акча җыюын, әмма тагын бер тапкыр әни булу бәхетен татырга мәрхүмә кызы Аиданың әтисе Александрның ирек бирмәве турында сөйләгән иде.

«ЭКО ясатырга минем чиратым инде җитте. Моннан тыш, минем эмбрион да бар, ул – кыз, без беләбез. Ләкин Аиданың әтисе теләсә кайсы вакытта аны юк итәргә әзер, ул аны миңа бирми. Ә мин аңардан ялварып сорыйм. Акча да сорамыйм, барасын да үзем эшлим, дим. Син аны беркайчан да күрмәячәксең, дим. Ләкин ул эмбрионны юк итәргә әмер бирергә тора. Күз алдыгызга да китермисез, моның өчен ничек йөрәгем өзгәләнә», – дигән иде җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2023
    Исемсез
    Хэерле сэгаттэ! Унышлы булсын.!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100