Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева: «2020 елдан бирле туган көнемне бәйрәм итмим. Бер генә теләгем бар...»

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева: «2020 елдан бирле туган көнемне бәйрәм итмим. Бер генә теләгем бар...»
"Татар-информ" архивы

Аида псевдонимы белән җырлаучы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыеваның 29 апрельдә туган көне. Тик телеэкраннар йолдызы әлеге бәйрәмне яратмый һәм язмышын баштанаяк үзгәрткән 2020 елдан бирле билгеләп үтми.  Җырчы моның сәбәбен сторисларында аңлаткан.

«29 апрель – минем өчен гади генә көн түгел. Әйе, туган көнем, тик 2020 елдан бирле ул мине сөендерми. 2020 елны туган көнемне нәфрәт белән каршы алдым һәм ул көнне хәтерләмим дә диярлек. Хәзер дә, вакыт-вакыт, үземә ничә яшь икәнлеген онытып җибәрәм.

Аида минем бәйрәмемне бик ярата иде. 2020 елда ул аны аз гына көтеп җиткерә алмады. Инде 3 ел узды, ләкин минем элеккечә үк туган көнемне үткәрәсем килми.

Котлауларга шат булачакмын, ләкин мин туган көнемне инде беркайчан да бәйрәм итмәм кебек.

Бер генә теләгем бар – Аидамны кочагыма алу. Тик, кызганыч, бу инде мөмкин түгел...» – дип язган ул. 

Эльвира Фазлыеваның 4 яшьлек кызы Аида 2020 елда фаҗигале рәвештә вафат булды. Соңрак, үзен кулга алып, Эльвира үзенә Аида псевдонимын алды һәм кызына багышланган «Кайтарасым килә яныма» җыры белән беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. 

Эльвира Фазлыева: «Мәрхүмә кызымның әтисен яратсам да, кичерә алмадым»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100