Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвина Сабирҗанова, улын юксынып, «Язмыш җиле» дигән җыр чыгарган

news_top_970_100
Эльвина Сабирҗанова, улын юксынып, «Язмыш җиле» дигән җыр чыгарган
социаль челтәрләр

Эльвина Сабирҗанова үзенең «Язмыш җиле» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

«Әлеге җырны мин улымны сагынып жырлыйм,ул бүгенге көндә армиядә хезмәт итә. Кемдер сугыштагы балаларын күз алдына китереп тыңлар. Бер тамашачым: «Минем улым һәлак булды, шул җырыгызны еламыйча тыңлап булмый, улымны юксынам», – дип язган иде.

Ә кемдер, бәлки, элекке мәхәббәтләрен күз алдына китерер.

Бик рәхмәтлемен җырның сүзләре һәм көй авторы Гөлнар Исхаковага. Алга таба тагын да матуррак, мәгънәлерәк жырлар булып торсын», – дип яза ул «ВКонтакте» сәхифәсендә.

Җырда:

«Суга төшәм, суда йөзәм,

Белмисез хәлләремне.

Йөрәгемдә ялкын сүнми,

Нишләргә соң, әйт инде.

Сандугачтай сайрый-сайрый,

Кунарга тал эзләдем.

Парсыз калган аккош кебек

Өзгәләнә үзәгем», – дигән юллар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100