Элвин Грейның ярымшәрә кызлар белән төшкән "Мишка" клибы тамашачыларны ике лагерьга бүлде (видео)
Кичә интернет-челтәрендә татар, башкорт яшьләренең яраткан җырчысы Элвин Грейның “Мишка” дип аталучы яңа клибы пәйда булды. Иҗатташ дусты I ON белән яздырылган әлеге видео, Радикның рәсми ютуб-каналында 1 көн эчендә 45 меңнән артык карау җыеп өлгергән инде.

“Шундый да ямьсез клип! Джастин Биберны кабатлап эшләнгәне күренеп тора! Моны күреп хафага төштем әле”; “Җыры әйбәт, ә менә клибы... Киресенчә, искелек калдыгы булган, бик фәкыйрь күренә. Радик, бу синең дәрәҗәңне төшерә! Без синнән бомба, матурлык, яңалык көтәбез. Ә бу исә “колхоз””, - дип уфтана клипны караучылар.
“Бик үзенчәлекле. Ниһаять, безнең клиплар да Голливудныкылар белән бер сафка баса башлады. Бар дөнья татарларның нинди икәнен белергә тиеш”, - дигән фикер дә юк түгел.
Композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин да Радикны яклап бер-ике кәлимә сүз язып куйган: “Җырның тәрҗемәсен белегез башта! Һәм позитиврак булыгыз! Барыгыз да бигрәк җитди икән”, - ди ул.
50 меңнән артык язылучысы булган беренче татар блоггеры Татар Малай да клип буенча уңай фикерен белдергән. “Мишка”ны татарчага тәрҗемә итеп “Аю, аю... Клип шәп, бро!” – дип комментарий калдырган. Моңарчы татар рухлы, авыл тормышлы сәхифә алып баручы блоггер моны татар яшьләренә дә яңалык кирәк булуы белән аңлата.